«Укучыларның функциональ грамоталылыгын үстерү өчен укытуда яңа алымнар куллану»темасына булган семинарның максаты: дәресләрдә укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру буенча биремнәрне куллану кирәклеген күрсәтү, укытучының педагогик практикасын арттыруга ярдәм итү. Кунакларны укыту-тәрбия бүлеге буенча директор урынбасары Гөлнара Әлфит кызы сәламләде, ул җыелганнарга дәрестән тыш эшчәнлекнең ачык дәресен тәкъдим итте: «Җәмгыятьтә үзеңне ничек табарга» темасына, анда укучылар белән әңгәмә үткәрелде. Аннары математика дәресе укытучы Р. Байбердин тарафыннан үткәрелә. Барысы да бер сулышта үтте. Искиткеч семинар фәһемле булды.