Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 февраль , 12:57

Республика конкурсында

"Башкортстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы" республика һөнәри конкурсында райондашыбыз катнашты.

Республика конкурсында
Республика конкурсында

28 февралендә Х .Әхмәтова исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә "Башкортстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы" республика һөнәри конкурсына йомгак ясау буенча тантаналы чара узды. Безнең районнан "Мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы-2024" конкурсының муниципаль этабы җиңүчесе Дәүләтханова Гөлназ Фәнис кызы, Иске Балтач авылының "Буратино" балалар бакчасы тәрбиячесе катнашты һәм "Башкортстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы"конкурсында катнашучы дипломы белән бүләкләнде. Гөлназ Фәнис кызына киләчәктә дә иҗади җиңүләр юлдаш  булсын.

 

Республика конкурсында
Республика конкурсында
Автор:
Читайте нас: