Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 февраль , 18:35

Бөтенрусия күргәзмә-форумында Мәскәүдә балтачлылар

Балтач районыннан 23 укучы педагоглар белән бергә Мәскәү шәһәренең ВДНХ-да урнаштырылган «Русия - мөмкинлекләр иле» бөтенрусия күргәзмә-форумында катнашты.

Бөтенрусия күргәзмә-форумында  Мәскәүдә балтачлылар
Бөтенрусия күргәзмә-форумында Мәскәүдә балтачлылар

Бу сәфәр «Беренчеләр хәрәкәте»чараларын гамәлгә ашыру кысаларында узды. Анда актив тормыш позициясе булган, күп баскычлы сайлап алудан үткән укучылар катнашты. Мәскәүдә  балалар өчен туган илебез башкаласы буйлап экскурсия үткәрделәр. Мәктәп укучылары төрле республикалар һәм өлкәләр павильонында һәм ВДНХда «Беренчеләр хәрәкәте»нә багышланган күргәзмәләрдә булдылар, башкаланың төп мәйданы буйлап йөрделәр. Тәэссоратлары чиксез.

 

Автор:
Читайте нас: