Артекның "Кипарисный" лагерендә булдык. Безнең лагерь Кара дингез буенда урнашкан иде. Күршем Денис белән бергә бардык. Анык әйткәндә, Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең 6 "б"сыйныф укучысы Аскар Галиев һәм Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 7 "а"сыйныф укучысы Денис Галимов без бәхетле сәяхәттә булдык. Ул да заявка җибәргән булган, мин дә. Икебезгә дә путевканы хупладылар. Бергә барганны белгәч, шатландык. Таныш кеше белән ерак җирләргә бергә бару безнең өчен дә, әти- әни өчен дә зур шатлык булды. Бер- беребезгә терәк булдык Мин- медицина отрядына эләктем. Беренче ярдәм күрсәтүне өйрәндек. Денис- "Юнги" диңгез отрядына эләкте. Симофор, узлы, строение шлюпка төзелеше. Симофор, узлы, шлюпка төзелешен өйрәнде. Профильный занятиеләр булды, отряд кичәләре, экскурсия " Артек музее"на, Кырымның көньяк ярына экскурсиялар булды. Бушлый, конкурслар аша путевка оттым. Күп дуслар тамтым. Отрядыбыз бик дус булды. Башкортстаннан 20 бала бардык. Төрле яшьләрдәге кызлар, егетләр. Республиканың төрле җирләреннән. Бик дуслаштык алар белән. Зур сыйныфлар кызлары, егетләре иде. Алар миңа абый, апалар кебек булдылар. Әле дә алар белән язышып торабыз. Поездда барганда бик күңелле булды. Гитарада Радмила исемле Тәтешле кызы уйнап, без кушылып җырлап бардык. Русиянең төрле станцияләрендә фотоларга төшеп. Вожатыйларыбызны бик яраттык. Әйбәт апалар иделәр. Исемнәре Наташа, Диана, Анастасия. Кайтып киткәндә алардан аерылу бик авыр булды. Хәтта күз яшьләре белән хушлаштык. Тематик кичләр булды. Хушлашыр көнне Артек Арена сәхнәсендә очрашу үтте. Театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Халыкара "Артек"үзәге директоры Федоренко К.А. хушлашу сүзләре әйтте. Залдагы бөтен кызларга традиция буенча розалар биреп чыктылар .
2025 елда Артекка 100ел була. Шунда да барырга насыйп булсын иде. Тагын барырга хыялланам.
Аскар Галиев.