Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 сентябрь 2023, 04:00

Укытучы булып туган ул

1986нче елда Ринат Сәитов Сәйтәк авылы кызы Илүзә Xәмәтнурова белән чәчләрен чәчкә бәйләп яңа гаилә корып җибәрә.

Укытучы булып туган ул
Укытучы булып туган ул

Шул ук вакытта ул укучылар, ата-аналар, колхозчылар алдында төрле темаларга докладлар, лекцияләр белән чыгыш ясый, укытучылар коллективы куйган спектакльләрдә һәм концертларда актив катнаша. Комсомол политик уку челтәрендә 10 елдан артык пропагандист булып эшли, ВЛКСМның район  комитетының Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Уфа шәһәрендә үткән фәнни-гамәли конференциясендә катнашып чыгыш ясый һәм үз тәҗрибәсе  белән республика пропагандистларын таныштыра.

1984нче елда КПССның Башкортстан Өлкә комитеты каршында оештырылган Марксизм-ленинизм университетын тәмамлый һәм югары сәяси белем ала. 1984нче елда мәктәптә оештырылган производство бригадасы ирешелгән нәтиҗәләре буенча карышлылар республика буенча өченче урынны ала, ә Ринат Фәттах улы бригада эшен яхшы оештырганы өчен БАССР Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Шул ук елда ул җәмәгать санитар инспекторларының беренче республика съездына катнашып чыгыш ясый һәм "Кызыл тәре" җәмгыятенең Башкортстан Республика комитетының Мактау грамотасы һәм кыйммәтле бүләге белән билгеләнә.

1985нче елда мәктәпнең эш һәм ял лагере җитәкчесе буларак, ул яхшы нәтиҗәләргә ирешә һәм авыл хуҗалыгы эшчәннәре профсоюзының Башкортстан Өлкә комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Укыту-тәрбия эшендәге ирешелгән уңышлары өчен Ринат Сәитовка 1992нче елда "Русия Федерациясенең мәгариф отличнигы", ә 2000нче елда "Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы" дигән мактаулы исемнәр бирелә. Ул белемен арттыру буенча даими эш алып барды. Аның бик шәхси китапханәсендә тик рус теле һәм әдәбиятыннан гына җитмешкә якын, барлыгы бөтен фәннәрдән бихисап китаплар бар. Бай белеме, якты күңеле, зур тәҗрибәсе, балалар күңеленең һәрберсенә ярый торган шәхси ачкыч табып Ринат Фәттах улы бөтен укытып чыгарган  укучыларының мәхәббәтен яулады һәм районда абруйлы, талантлы, алдынгы педагогка әверелде. Ринат Сәитовның яраткан укучысы, район мәдәният бүлеге начальнигы Дамир Xәмәтов аның турында: "Ринат абый—безнең йөрәкләрдә учак ягучы ул. Без аңа гомергә рәхмәтлебез. Ул безгәтөпле белем биреп, чын кеше итеп тәрбияләп, дөрес юнәлеш биреп, безгә канатлар куеп тормыш юлыначыгарды. Шуңа күрә без дә мәктәпне тәмамлаганда яраткан укытучыбызга изгетеләкләребезне юллап, фамилияләребезнеязып, имзаларыбызны куеп Әнүр Вахитовның "Якты күңел" дигән китабынбүләк иттек".

1986нче елда Ринат Сәитов Сәйтәк авылы кызы Илүзә Xәмәтнурова белән чәчләрен чәчкә бәйләп яңа гаилә корып җибәрә. Мәхәббәт җимешләре булып ике уллары һәм кызлары туа.

Олы уллары Рәүф—полиция хезмәткәре. Ул патруль -пост хезмәте полкында отделение командиры булып хезмәт итә. Xәрби хәрәкәтләр ветераны. Кабарда-Балкарда һәм өч мәртәбә Чечен Республикасында командировкаларда булып контртеррористик операцияләрдә катнаша, берничә медаль белән бүләкләнгән. Тормыш иптәше Элина белән бер кыз, бер малай тәрбияләп үстерәләр.Уртанчы уллары Рамил УФСИН системасында өлкән инспектор булып эшли, лейтенант. Тормыш иптәше  Ирина белән ике кыз тәрбияләп үстеләләр. Кызлары Рузилә колледж тәмамлап "Пышка" җәмгыятендә кондитер булып эшли.

Быел Ринат Фәттах улына  70 яшь тулды. 39 ел буена укытучыбулып эшләве дәверендә ул йөзләгән укучыларга белем биреп укытып чыгарган.

Карышбаш авылында беренче мәгариф нурларын сипкән легендар якташыбыз Батырша эзеннән барып үзен талантлы укытучы һәм оста тәрбияче итеп күрсәтте. Үзе укытып чыгарган, аңа сокланган, яраткан укытучысына охшарга теләп бик күп укучылары педагог  һөнәрен сайладылар һәм бу эштә зур казанышларга ирештеләр. Ул укыткан ун укучы мәктәпне көмеш медаль белән тәмамладылар.Ә Михаил Федосов исә алтын медальгә лаек булды.

Ринат Фәттах улы җәмәгать эшләрендә активлыгы белән аерылып торды. Авыл советының киңәшчесе булды. эш девизы итеп алган юллар: "Мин бер гади укытучы булып хезмәт итәм бүген тормышта. Һәр укучым—язылмаган роман,һәр дәресем—маяк тормышка". Бу шигырь юлларына һәрчак тугры булды.

Дистә еллар үткәч тә укучылары Ринат Фәттах улына    белем биргән укучылары ихлас рәхмәтләрен җиткерәләр. Шундый җылы сүзләр мөгаллимөчен мактаулы исемнәрдән, грамоталардан кадерлерәк. Бар күңелен салып эшләгән укытучы—безнең горурлык. Авылдашлары, хезмәттәшләре хөрмәтен тоеп озын гомер телисе килә. Чын мәгънәсендә остаз-укытучы бит ул!

Әнәс ШӘЯXМӘТОВ,

Балтач районының Почётлы гражданины.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: