Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 Май 2023, 08:19

“Мин укытучы — бу минем язмышым...”

Альбина Фәссахова — үз эшенең остасы, педагогик династия вәкиле. Үз тәҗрибәсен, белемнәрен түкми-чәчми балаларга тапшырган, яраткан укучыларының киләчәгенә битараф булмаган олы йөрәкле укытучы менә инде өч дистә елга якын  балаларны немец, урыс телләрен үзләштерү  серләренә өйрәтә.

“Мин укытучы — бу минем язмышым...”
“Мин укытучы — бу минем язмышым...”

Укытучылар безнең җәмгыять өчен иң мөһим кешеләрнең берсе булып санала. Һәм моның белән килешми булмый. Нәкъ алар яшь акылларны формалаштыралар, белем, мәдәният иленә җәлеп итәләр. Альбина Зәләф кызы мәктәптә эшләүче һәм балаларны урыс теленә өйрәтүче шундый укытучыларның берсе булып тора.

Альбина Фәссахова — үз эшенең остасы, педагогик династия вәкиле. Үз тәҗрибәсен, белемнәрен түкми-чәчми балаларга тапшырган, яраткан укучыларының киләчәгенә битараф булмаган олы йөрәкле укытучы менә инде өч дистә елга якын  балаларны немец, урыс телләрен үзләштерү  серләренә өйрәтә.

Мөгаллимәбез—Штәнде авылы кызы. 1988нче елда авылдагы урта мәктәпне тәмамлагач, ары таба югары белем алу максаты белән Бөре дәүләт педагогия институтының роман-герман филологиясе факультетына укырга керә.

Югары уку йортын уңышлы тәмамлагач, туган авылы Штәнде мәктәбендә җиң сызганып хезмәт юлын башлый. Эшен чын күңелдән яратып, бөтен белемен hәм көчен кызганмый башкара ул. Тирән белемле, гел яңалыкка омтылучы укытучыны балалар да якын күрә.

Укытучы һөнәрен сайлавына да бер дә үкенми ул.

—Әти-әнием укытучылар булгач, бу һөнәр  канга да сеңгән булгандыр,—дип тыйнак кына көлеп куйды Альбина Фәссәхова.—  Кечкенә вакыттан ук әти белән әнинең нинди һөнәр ияләре икәнлеген күреп үстем. Аларның дәфтәр тикшергәннәрен, дәрескә әзерләнүләрен һәрвакыт кызыгып күзәтә идем.

Әтисе – Зәләф Гәрәйшин мәгариф системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Хезмәт ветераны” медале, “РСФСР халык мәгарифе отличнигы” билгесе һәм РСФСР Мәгариф Министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Әнисе – Роза Гәрәйшина да шулай ук озак һәм намуслы хезмәте өчен “Хезмәт ветераны” медале, “РСФСР халык мәгарифе отличнигы” билгесе һәм Башкорт АССР Мәгариф Министрлыгының Мактау грамотасына ия.

Алар һәрвакыт бергә булдылар һәм бар нәрсәне дә бергәләп эшләделәр.  Кичләрен өйдә “педсовет” үтә иде—мәктәптә туклануны ничек оештырырга, җылыту системасын ничек ремонтларга, якын авыллардан килгән укучылар өчен интернат төзү өчен акча алыр өчен кая мөрәҗәгать итәргә…Ә без апам белән бу вакытта тыныч кына дәресләр әзерли идек. Ә нәрсә әйтергә инде?! Укытучы балалары – укытучы балалары инде,— дип көлеп кенә искә алды ул елларны Альбина Зәләф кызы.

2001нче елда тормыш җилләре героебызны Пермь краеның Чернушка районына илтә.

Анда минем 10 ел эшләвемнең бәхетле мизгелләре узды. Бу чорны мин аерым җылылык һәм рәхмәт хисләре белән искә алам. Яңа коллектив, рус мохите, башка менталитет. Мине җылы кабул иттеләр, бар яклап та ярдәм күрсәттеләр, яраттылар,— дип җылы хисләр белән искә төшерде Альбина Зәләф кызы ул елларны.

“Ел укытучысы-2007” конкурсында катнашу һәм муниципаль этапта җиңү героебызның үз-үзенә ышанырга һәм эшенә тагын да ныграк бирелеп эшләргә зур этәргеч була. Ә инде конкурсның төбәк этабы бик күп тәҗрибәле хезмәттәшләр белән таныштыра, ерак араларга карамастан, алар әле дә бик якын аралашалар.

Бу дәвер эчендә ул 5 ел үз вазифасыннан тыш тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, 4 ел социаль педагог булып та эшләп өлгерә.

Грант конкурсында җиңү яулап, Германиядә стажировка узу мөмкинлеге дә ала. Шулай итеп 2007нче елда ул Германиянең Түбән Саксониядәге Ганновер шәһәрендә Пермь краеның 10 немец теле укытучысы составында стажировка үтә.”Саксон мәктәбендә уку һәм эшләү зур тәҗрибә бирде. Немец мәктәпләре Европадагы иң яхшыларның берсе булып санала. Мин моңа үзем инандым”,— дип билгели Альбина Зәләф кызы.

2012нче елда язмыш героебызны кабат Башкортстанга, туган авылына алып кайта. Штәнде урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып хезмәт юлын дәвам итә.

Альбина Фәссахова педагогик эшчәнлегендә зур уңышларга ирешкәне өчен күптөрле Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына лаек була: кече фәннәр Академиясе тикшеренү эшләре республика конкурсы призёрын әзерләгәне өчен, балалар һәм яшьләрнең патриотик сыйфатларын формалаштырган, мәдәни традицияләрне саклаган һәм “Урал-батыр” башкорт халык эпосын популярлаштырган өчен, рус теле буенча “Акмулла олимпиадасы" катнашучыларын уңышлы әзерләгәне өчен, Бөтенрусия иншалар конкурсында җиңүчене югары дәрәҗәдә әзерләгәне өчен Рәхмәт хатлары белән билгеләнә. Шулай ук “Ел укытучысы-2007" конкурсының муниципаль этабы җиңүчесе, немец теле укытучыларының гранты лауреаты, “2011-2012 уку елында педагог иҗатында ИКТ" конкурсында призёр дипломы, “Ачыш бусагасында” халыкара катнашында Бөтенрусия фәнни-тикшеренү конференциясендә III дәрәҗә лауреатны әзерләү турында таныклык, “Педагогик дебют” Бөтенрусия методик эшләнмәләр конкурсының “Заманча дәрес” номинациясендә III дәрәҗә дипломына да ия ул. Уңышларының барысын да санап бетергесез.

Уңышлы укытучының укучылары да зур уңышларга ирешә. “Урал-батыр” башкорт халык эпосын башкаручыларның Х Халыкара конкурсының төбәк этабында Юлия Асрарова призёр була. "Туган телгә юл" республика эссе конкурсында Эльвина Талипова икенче урынны яулый. Ирина Хакова Бөтенрусия иншалар конкурсында башта төбәк, соңрак федераль этапта җиңүче дип билгеләнә. Ләйсән Солтанова – “Минем республикамны җырлыйм” республика иншалар һәм эсселар конкурсы җиңүчесе. Талипова Эльвина "IX Щербаков укулары" республика фәнни-гамәли конференциясенең төбәк этабында катнашып, "Солдат батырлыгы онытылмаган” номинациясендә җиңү яулый.  Юлия Асрарова “Вакыт чикләүләресез” Бөтенрусия иншалар конкурсының төбәк этабы (2020), 5—7 нче сыйныф укучыларының "В. И. Вернадский ачышлары буйлап" IV Бөтенрусия тикшеренү эшләре конференциясе һәм “Фәндә беренче адымнар” XXV Бөтенрусия фәнни-тикшеренү һәм иҗат эшләре конкурсларының федераль этаплары җиңүчесе. “Вакыт чикләүләресез” Бөтенрусия иншалар конкурсының төбәк этабында (2023) Назгөл Нуртдинова призлы урынга лаек дип танылды. Сәләтле мөгаллимәнең укучыларының уңышларын санап бетергесез. Барысы да төбәк һәм федераль дәрәҗәдә...

Һөнәремдә мин инде өч дистә елга якын. Әлбәттә, хәзер заманалар башка. Д. Менделеев сүзләре искә төшә: “Педагогик эшкә диңгез, медицина яки шуңа охшашлар эше буларак, үз тормышларын тәэмин итәргә омтылучыларны түгел, ә бу эшкә һәм фәнгә аңлы рәвештә бирелүчеләрне, анда үз канәгатьлеген сизүчеләрне чакырырга кирәк”. Әйе, мин бүген бу хисне кичерәм—эшемнән һәм нәтиҗәләрдән канәгатьлек хисе тоям. Укытучы һөнәре катлаулы. Бер үк вакытта психолог та, тәрбияче дә, табиб та, дус та, артист та булырга туры килә.Шулай булса да үз эшемне мин бар күңелем белән яратам. Мин укытучы—бу минем язмышым,—ди әңгәмәбезне нәтиҗәләп Альбина Фәссахова.

Автор:
Читайте нас: