Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 Май 2023, 16:01

Үземне һөнәремдә таптым

Түбән Янактайда дөньяга килгән Ираида Килимшиновна.  Кечкенә авыл балалары Югары Янактай авылында башлангыч белем ала. Яңа Ямурза урта мәктәбендә сигез сыйныфны тәмамлый һәм укырга юллана.  Ә һөнәр сайлаганда  абый-апаларының  эзеннән китә.

Үземне һөнәремдә таптым
Үземне һөнәремдә таптым

Түбән Янактайда дөньяга килгән Ираида Килимшиновна.  Кечкенә авыл балалары Югары Янактай авылында башлангыч белем ала. Яңа Ямурза урта мәктәбендә сигез сыйныфны тәмамлый һәм укырга юллана.  Ә һөнәр сайлаганда  абый-апаларының  эзеннән китә. Әйтерсең лә башка һөнәр сайлау мөмкин түгел кебек.

Бүген исә олы тәҗрибәгә ия укытучы Ираида Ильметова бу адымны ясавына чиксез шатлана. Аны абый-апаларының эзеннән атлавы нәкъ бәхеткә илткәнен соңрак аңлый ул...

Благовещенск шәһәрендә педагогия училищесын тәмамлаган белгечне туган районына эшкә юнәлтәләр. Күзәй  авылында башлангыч мәктәптә хезмәт юлын башлый ул. Бу авыл егете Илдус Гайниәхмәтович  яшь кызга гашыйк була.  Озак та үтми гаилә корып җибәрә яшьләр.  Милициядә көч салган тормыш иптәше белән район үзәгенә күченергә карар итәләр. Ираида Килимшиновна  нәкъ абый-апалары кебек читтән торып югары белем ала.  Ул Бөре педагогия институтында  башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак камилләшә.

Иске Балтач урта мәктәбендә укыткан чорында башлангыч сыйныфлар укытучыларының район методик берләшмәсен җитәкли. Иске Балтач башлангыч сыйныфлар мәктәбе ачылу белән хезмәт юлын шунда дәвам итә. Югары категорияле укытучы һөнәреннән тәм-ямь табып эшли.  Әле башлангыч сыйныф укытучылары буенча аттестацион комиссия әгъзасы.

Ираида Килимшиновна хезмәт коллективы бердәм булуын сызык өстенә ала. Балалык иленнән килгән сабыйларны укырга-язарга өйрәтү үтә җаваплы. Һәркайсының киләчәге  башлангыч сыйныфларда укыган чакта ук билгеләнә. Уку—киләчәкнең нигезе икәненә Ираида Ильметова төшендерә белә. Шуңа укучылары төрле елларда  район, республика олимпиадаларында яхшы урыннар ала. Математика буенча тикшеренү проекты белән республикада "Иң яхшы проект" номинациясе буенча җиңүгә укучысы  лаек була. Актив укучылары район олимпиадасында җиңүгә ирешә. Шулай ук Укучыларның фәннәр кече академиясе өлкәсендә аның тикшеренү эше районда икенче урын белән билгеләнә. Эзтабар укучысы республика табигатьне саклау акциясендә призлы урын ала.  Укучыларының уңышлары бихисап, һәркайсын аерым әйтеп бетерерлек түгел,  янә нәтиҗәләр булыр әле. Мондый девиз белән Ираида Ильметова дүртенче дистә ел эшли. Тырышканга, күңел салып эшләгәнгә нәтиҗә дә күренә. Бай тәҗрибәле укытучының хезмәте югары бәһаланган. Башкортстан Республикасының Мәгариф министрлыгының Рәхмәт хаты, Почёт грамотасы белән билгеләнгән.

Ильметовлар балаларны да үз үрнәгендә тәрбияли. Гаилә башлыгы Илдус Гайниәхмәтович  себер тарафларында вахта  ысулы белән эшләп  ике йорт төзегәннәр.  Иске Балтачтан гаилә  район үзәгеннән ерак булмаган Тозлыбин авылына күченеп гомер итә.  Кызлары Лиана һәм Вероника гаилә корганнар.  Сургут шәһәрендә яшиләр. Оныклары Мария, Никита, Матвей көтеп алынган кунаклары. Лиана "Сургутнефтегазбанк" оешмасында әйдәүче белгеч. Инглиз телен камил белүе эше шарты. Кияүләре Андрей  Шәймөхәмәтов "Сургутнефтегаз" оешмасында баш механик вазифасында көч сала. Вероника региональ аптека складында икътисадчы булып эшли. Аның тормыш иптәше Евгений Янгильдин —Кипиа-белгече. Лиана һәм  Вероника рус, мари, татар телләрен камил беләләр. Бу тормыш юлларында бик кирәк булган. Лиана инглиз телен дә биш бармагыдай белә.

Ираида Ильметова укучылары да туган телләрен белсен иде дигән теләктә. Сыйныфтан тыш чараларда мари, татар телләрендә җырлар башкаруларын хуп күрә. Ата-аналар белән уртак тел табып эшли  укытучы.  Уртак максат аларны берләштерә. Xезмәт коллективы бердәм. "Эшкә зур теләк белән барам. Киредән сайларга мөмкинлек булса әгәр, яңадан укытучы булып эшләүне сайлар идем",—дип әйтә бүген Ираида Ильметова. Ярты гомеребез эштә үтә. Шуңа да бәхетлеләр генә шулай әйтәдер ул.

Үземне һөнәремдә таптым
Үземне һөнәремдә таптым
Үземне һөнәремдә таптым
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: