Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 апрель 2023, 10:28

Бай тарихлы мәктәп

1898 елның декабре Иске Балтач  авылы  өчен хәлиткеч ел булып тарихка керә. Нәкъ  шул елда земство мәктәбен  ачу турында карар кабул ителә

Бай тарихлы мәктәп
Бай тарихлы мәктәп

1898 елның декабре Иске Балтач  авылы  өчен хәлиткеч ел булып тарихка керә. Нәкъ  шул елда земство мәктәбен  ачу турында карар кабул ителә. 

 

Безнең зур һәм күп милләтле илебездә балалар дөньясы  аерым бер урын алып тора. Ваемсыз һәм күңелле, онытылмас һәм сихри, болытсыз һәм  дәртле балачак еллары  һәрвакыт мәктәп белән бәйле.   Укытучылар, табиблар, инженерлар, академиклар, космонавтлар һәм хәтта президентлар  да кайчандыр малай һәм кызлар булганнар, парта артында гыйлем үзләштергәннәр.  Алар да  хыялланганнар, гашыйк булганнар, киләчәккә планнар корганнар. 

Һәр кешенең үзенең  күңеленә генә якын мәктәбе бар.  Белем йорты турында хатирәләр йөрәкнең иң яшерен почмагында кадерле истәлек булып саклана. Һәркем аны дулкынлану, юксыну һәм җылылык белән искә ала. Иске Балтач 1нче урта  мәктәбе дә бихисап укучылар өчен кыюлык һәм батырлык , түземлек  һәм чыдамлык  өлегесе булган һәм булып калачак.

1898 елның декабре  безнең авыл өчен хәлиткеч ел булып тарихка керә.  Нәкъ  шул елда земство мәктәбен  ачу турында карар кабул ителә.  Тәүге  яңа уку елы 1899—1900 елларда  башлана. Ул вакытларда шушы кечкенә земство мәктәбе  1нче мәктәпкә әйләнер дип беркем дә  уйламагандыр.  Шушы белем учагы  илебезгә бөек хәрбиләрне һәм эшчәннәрне, Советлар Союзы геройларын, Социалистик хезмәт геройларын, дәүләт һәм фән эшлеклеләрен бүләк итәр дип беркем дә  башына кертмәгәндер.  Шул ук чордан укытучылар балаларның кечкенә йөрәкләренә изгелек, гаделлек орлыклары чәчкән, халкына һәм туган җиренә хөрмәт хисе тәрбияләгән.

1917 елгы Бөек Октябрь революциясеннән соң  земство мәктәбе  яңарыш кичерә. Ул  хезмәт мәктәбе итеп үзгәртелә. Безнең якның мәгариф үзәгенә әверелә. Шушы авыр елларда  М.Бабичева, Хисаметдинова, Фәрдүнә һәм Гатуф   Җиһангировлар, В. Соколов,  Нурикамалов, Г.  Сафин, Г.  Сабиров,  Р.  Терегулова,  Е. Беспаловалар халыкның белемсезлеген  бетерү өстендә  зур көч салалар. Наданлыкны бетерү буенча дәүләт сәясәте уңышлы тормышка ашырыла. 

Үрнәкле мәктәп буларак ( 1927нче елларда мәктәп мөдире булып  М. Хафизов эшли) белем учагы  методика үзәге статусын саклап кала. Мәктәп базасында  укытучылар әзерләү буенча кыска вакытлы курслар оештырыла.  Шушы курсларда 25  укытучыны  әзерлиләр. 1931нче елда Әхнәф Харисов та шушы  курсларда белем ала. Галим-филолог булып үсешкән  якташыбызның шундый югары дәрәҗәләргә ирешүендә мәктәпнең роле бар.

1935нче елда белем учагы урта  мәктәп итеп үзгәртелә.  Сигезенче сыйныфларда  52 укучы белем ала.  Күпләре, төгәл әйткәндә, 22-се  9 сыйныфтан соң  Балтач, күрше  Аскын, Караидел, Тәтешле,  Яңавыл  районнарына укытучы буларак хезмәт юлын башлый.  Шул сәбәпле,  беренче чыгарылышта 27 кеше була.  Бу елларда директор булып  Закир Хәбиров эшли. 1940нчы елгы чыгарылыш сыйныф  укучылары өчен  математика, физика укытучыларын әзерләү  буенча  ике айлык  курслар ачалар. Шушы курсларны тәмамлаганнар төрле районнарга төгәл фәннәр  укытучылары буларак эшкә юлланалар.   

Белемсезлекне  бетерүдә, крестьян  яшьләре  һәм эшчеләр  өчен белем бирүне оештыру кебек дәүләт сәясәтен тормышка ашыруда  район  укытучылары   зур өлеш кертәләр.  Авыл  мәктәпләрендәге балаларны  тәрбияләү һәм укытуда  зур казанышлары  өчен, авыл тормышындагы җәмагать эшләрендә  актив катнашканнары өчен  М. С. Ярыжнева, П. А. Архипов  1939нчы елда  Ленин ордены  кавалерлары булдылар.

Бөек Ватан сугышы елларында да безнең мәктәп читтә калмый.  Яу кырларында күрсәткән  каһарманлыклары  өчен укытучылар һәм  чыгарылыш сыйныф  укучылары  медаль һәм орденнар  белән бүләкләнгән. Укучылар көче белән  шушы сугышта катнашучыларның исемлеге төзелде , алар Хәтер   китабына кертелде. Әле дә алар мәктәпнең  Хәрби дан музеенда  почетлы урында саклана. Алар арасында, мәсәлән, директор З. Хәбиров,  укытучылар А. Иванов, И.  Хәйдәров, М. Хисамовлар һәм башкалар бар.  Яу яланында  барлыгы   47 укытучы һәм чыгарылыш сыйныф укучылары һәлак булганнар һәм билгесез югалганнар. Туган якны өйрәнү  берләшмәсенең активистлары сугыштан кайтып, тыныч тормышта  укыту эшен дәвам итүчеләр  турында күп материаллар туплаган. Укучылар илһамланып аларның батырлыгы турында турында сөйли.  З. Хәбиров,  Г. Гарипова, М. Газизова, Л. Гаделхакова, Г. Бакиров,  М. Хуҗиева,  С.  Абаев, А.  Әхмәров,  Ә. Мазһаровларның батырлыгын укучылар онытмый. 

 1944-1945 нче  уку елында  дәүләтебездә  башлап кертелгән укуда бик яхшы яктан аерылган чыгарылыш укучыларына  өлгергәнлек аттестаты белән бергә  алтын, көмеш медаль тапшырыла башлый. Мәктәпнең 1945нче елгы  чыгарылыш укучысы Айрат Арсланов алтын медаль белән бүләкләнә. Бу якташыбыз соңыннан Татарстанның һәм Русиянең халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты була. 

Сугыштан соңгы чорда авыл хуҗалыгын үстерү дәүләт сәясәтен тормышка ашыру йөзеннән районда  белем бирү челтәрләре киңәя. Мәктәп яшендәге балаларга  мәҗбүри  рәвештә 8 сыйныф укыту  кертелә. Яшьләрне укыту өчен кичке мәктәпләр ачыла. Безнең мәктәп базасында да кичке укулар  оештырыла. Бу юнәлештәге  районның тәҗрибәсе КПСС  Өлкә комитеты бюросында карала һәм хуплау таба.

 Фәтхиев,  Нуриев,  Н. Фәтхуллина, Г. Хәсәнов, И. Фәтхуллин, С. Вахитов, Т. Матвеева,  Х. Солтанова,   Г. Гарипов, М. Ярыжнева,  В. Кретова, Г. Гомәров, С. Акбаев  кебек җитәкчеләрнең һәм укытучыларның  шушы юнәлештә салган тырышлыгы бәһалап беткесез.   

Сугыш чорындагы легендар укытучыларны лаеклы  буын алыштыра.Үзенең бар булмышын  эшенә багышлаган директор  Ф. Әмирҗанов  аерым игътибарга һәм хөрмәткә лаек щәхес.  Ул 1964нче елдан алып  1987нче елга кадәр мәктәп директоры вазифасын башкара. Феноменаль хәтергә ия җитәкче  эшен җиренә җиткереп башкара һәм янәшәдәгеләрдән дә  шуны таләп итә.  1985нче елда яңа мәктәп бинасы сафка баскач,  укучылар бер сменада укый башлый.  Алты яше тулган барлык балалар  мәктәпкә әзерлек сыйныфларында шөгыльләнә.  Шушы еллардагы мәктәп аерым уңышлары өчен Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаша.   

Шул елларда мәктәпнең хезмәткә өйрәтү  базасы ныгытыла, һөнәри юнәлеш  бирү кабинеты  һәм тракторчылар, машинистлар әзерләү бүлмәләре  җиһазландырыла. Тракторчылар һәм пионервожатыйлар әзерләү буенча курслар оештырыла.  Бар уңайлыклары булган культстан төзелә, укучыларның производство бригадасы оештырыла.

Төрле елларда мәктәп директоры  булып көч салган  шәхесләр, традицияләргә нигезләнеп, укыту  һәм материаль базаны ныгыту өчен үз өлешләрен кертәләр. Фәрит Галиев  1987нче елдан алып 1992нче елга кадәр директор вазифасын башкара. Фларида Аскарова   1993нче елдан алып 1997 нче елга кадәр мәктәп белән җитәкчелек итә.  Бу чорда остаханә бинасы төзелә, Сорос мәктәбе сертификаты  яулыйлар.  Яхъя Мөниров 1997нче елдан алып 2006нчы елга кадәр директор булып көч сала.  Илшат Хәйдәров  2006нчы  елдан алып 2013нче елга кадәр директор булып эшли.  Яңа мәктәп тсафка баса.  Белем бирү учреждениеләрендә  инновацион укыту программаларын кертү буенча конкурсында җиңү яулыйлар.

201 нче елдан директор  булып Фәнис Шәймөхәмәтов эшли башлый.  Яхшы традицияләрне саклап, зур осталык  белән укытучыларны һәм укучыларын белем үрләренә әйди. Мәктәп базасында М. Акмулла исемендәге  БДПУ эксперименталь мәйданчык булдырыла. Авыл җирендә сәләтле балаларны ачыклау һәм хуплау йөзеннән башкарылган эшләр нәтиҗәсез калмый. „Иң яхшы авыл мәктәбе-2017” Бөтенрусия  конкурсында  лауреат исемен яулый.   Конкурс нәтиҗәләре буенча, безнең мәктәп  Русиядә иң яхшы 200 авыл мәктәбе исемлегенә кертелә. Мәктәп директоры Фәнис Шәймөхәмәтов  „Нәтиҗәле җитәкче —2017” истәлекле билге  белән бүләкләнә.  Фәнис Әхнәф улы балаларда  туган җиргә, мәктәбенә, укытучыларга, якташларга, чыгарылыш сыйныф укучыларына карата ихтирам тәрбияләргә омтыла.  Узган гасырның 70нче елларында  нигезләнгән мәктәп музее  Фәнис Шәймөхәмәтов җитәкчелегендә, 2018нче елда яңадан торгызыла.  Район башлыгы  Илгиз Субушев та башлангычыбызны хуплый.  Мәктәпнең 120 еллык юбилеена зур бүләк була ул.  

Мәктәп Советлар Союзы Геров Улмәс Шакиров исемен лаеклы йөртә. Мондый югары ышанычны укытучылар көндәлек  тырыш хезмәтләре  белән Эльмар Галимҗанов кулы астында  яклауны дәвам итте. Ул 2019нчы елдан 2022нче елның көзенә кадәр мәктәпне җитәкли. 2022нче елның көзеннән мәктәп директоры булып  тәҗрибәле  креатив   Рәзилә Әминева эшли.

 Бүген, мәктәпнең олы юбилее  алдыннан, белем учагының башлангычында торган һәр кешене иск аласы килә. Һәрберсенең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә Улмәс Шакиров исемен йөрткән Иске Балтач 1нче урта мәктәбе зур ихтирам, абруй белән районда гына түгел, республикада да файдалана.

 Агымдагы елның октябрендә белем учагына нигез салу турындагы карар кабул ителүгә 125 ел тула. Ә 2024нче елның сентябрендә мәктәп ачылуга 125 ел булачак. Бу аз вакыт түгел. Бүген дә  мәктәпкә чакырып кыңгырау чыңлый, талантлы укучылар дәрескә ашыга. Тормыш дәвам итә. Аллага шокер.

Фәридә ШӘРТДИНОВА,

 тарих укытучысы, музей җитәкчесе.    

Автор:
Читайте нас: