Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 март 2023, 10:44

“Һөнәремдә мин үз бәхетемне таптым...”

Тәнзилә Тәлгать кызы менә инде 36 ел Тучыбай урта мәктәбендә математика укытучысы булып эшли. 

“Һөнәремдә мин үз бәхетемне таптым...”
“Һөнәремдә мин үз бәхетемне таптым...”

Тәнзилә Тәлгать кызы менә инде 36 ел Тучыбай урта мәктәбендә математика укытучысы булып эшли.  Аның хезмәт юлы җитди фән белән бәйле һәм ул үзенең һөнәри осталыгын дүрт дистә елга якын камилләштерә бара.  Математикага булган мәхәббәте һәм укучыларына бу фәннең асылына төшенүгә ярдәм итү омтылышы аңа олы хөрмәт белән озын тормыш юлын үтәргә ярдәм итә.

Тәнзилә Исмәгыйлова—Көндәшле авылы кызы. 1987нче елда Бөре дәүләт педагогия институтының физика һәм математика факультетын уңышлы тәмамлагач, Тучыбай авылы мәктәбендә хезмәт юлын башлый.  Шул мәктәптә елдан-ел тәҗрибә туплый һәм үз осталыгын камилләштерә.  Ул математика фәнен генә укытып калмый, ә һәрчак укучылар турында кайгырта, алар өчен гамәли мисаллар таба, катлаулы темалар аңлата һәм катмарлы уку процессы вакытында һәр яклап та ярдәм кулы суза.

Ул үзенең эшендә иң катлаулысы—балаларны имтиханнарга һәм олимпиадаларга әзерләү, ди. Бу өлкәдә уңышның төп критериесы формулаларны һәм мисалларны чишүдә кирәк булган ысулларны белү генә түгел, ә аларны төпле аңлау да, дип саный. Шулай итеп, ул формулаларны өйрәтеп кенә калмый, ә укучыларда математик фикерләү һәм логиканы үстерә, бу мөһим эш аларга әлеге фәннең принципларын яхшырак аңларга һәм шуларны көндәлек тормышта кулланырга мөмкинлек бирә.

Үз-үзен камилләштерүгә омтылыш, методика базасын даими рәвештә баету һәм заманча технологияләр куллану — болар барысы да Тәнзилә Исмәгыйловага хас.  Ул хаклы рәвештә безнең өчен абруйлы һәм аның тырышлыгы укучылары, хезмәттәшләре тарафыннан мәхәббәткә һәм хөрмәткә ия. Шул ук вакытта ул таләпчән, гадел һәм мәрхәмәтле дә.  Әти-әниләр белән дә бик тыгыз бәйләнештә эшли, аларга балаларның мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен аңларга ярдәм итә. Безнең мәктәптә шундый укытучы эшләве белән горурланабыз, — ди хезмәттәшләре.

Тәнзилә Тәлгать кызы дүрт дистә елга эшләү дәверендә төп вазифасыннан тыш 15 ел укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, 4 ел директор булып та эшләп өлгерә. Ә хәзер инде китапханәче эшен дә алып бара. Ул җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, нинди генә эшкә тотынса да җиренә җиткереп, яратып башкара. Шуңа күрә дә үзе укучылары, хезмәттәшләре һәм авыл халкы ихтирам итә үзен.Нәрсә әйтәсең инде, сәләтле кеше—бар яклап та сәләтле була, диләр.

Тәнзилә Исмәгыйлова укучылар һәм әти-әниләр тарафыннан олы хөрмәткә ия булган укытучы гына түгел, шулай ук яхшы сыйныф җитәкчесе дә. Барысы белән дә уртак тел табып, төпле киңәшләр биреп, вакыты белән якын сердәшче дә булып эшләве отышлы.

—Тәнзилә Тәлгать кызын без барыбыз да хөрмәт итәбез. Ул мине дә укытты — 1987 елда 10нчы сыйныфта булганда. Һәр укучы белән индивидуаль эшли.  Һәр баланың үз үзенчәлекләре һәм ихтыяҗлары булган шәхес булуларын исәпкә алып, эш программасын төзи.  Материалларны аңлаешлы тел белән аңлата һәм яхшырак үзләштерә алсыннар өчен төрле укыту ысулларын куллана. Шулай ук укучыларда кыенлыклар барлыкка килсә, нинди дә булса теманы аңлату өчен өстәмә вакыт бүлергә һәрвакыт әзер. Ул хәтта иң катлаулы мәгълүматны да балаларга җиткерергә һәм аны аңлаешлы, мавыктыргыч итәргә сәләтле. Кыскасы, Тәнзилә Исмәгыйлова — табигатьтән бирелгән сәләтле укытучы, — дип билгеләде Тучыбай урта мәктәбе директоры Рәшит Зулькаров.

1987нче елда Тучыбай авылы егете—булачак тормыш иптәшен—Әлфир Фәнис улын очратып, матур гаилә корып җибәрәләр. Ике кызга гомер бүләк итеп Тучыбай авылында сокланырлык йорт җиткереп, парлы гомер кичерәләр.

Ике кызлары да Башкорт дәүләт университетының Бөре филиалында тарих факультетын тәмамлыйлар. Алсу — Бөре шәһәрендәге балалар йортында социаль педагог, ә Лилия—Иске Балтачта башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында укыта. Барысы да тормышларында үз урыннарын табалар.

Мәктәптән тыш Тәнзилә Тәлгать кызы уңган хуҗабикә, сөйкемле әни, яраткан дәү әни һәм тугры тормыш иптәше. Ул барлык туганнарына, оныкларына төрле тәмлекәчләр пешерүдән, бакча эшләреннән ямь таба. Матурлыкны күрә белү күпләргә хас, ә аны булдыра белү — үзе бер сәләт.

—Тормышта төрле хәлләр булган кебек, безнең эштә дә бер төрле генә булмый. Кыенлыклары да, куанычлары да була. Әмма яшь буынны үстерүдә, тәрбияләүдә һәм белем бирүдә керткән өлешем белән горурланам. Әгәр дә миңа һөнәрне яңадан сайларга дисәләр, һичшиксез, укытучы һөнәрен сайлар идем. Бу хезмәткә мин бар гомеремне багышладым, монда үз урынымны һәм бәхетемне таптым, — дип тәмамлады әңгәмәбезне Тәнзилә Тәлгать кызы.

Автор:
Читайте нас: