Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 март 2023, 16:19

"Белем планеталары буйлап сәяхәт"

Нәкъ шушы исем астында балалар иҗаты үзәгендә табигый-фәнни атналык узды.

"Белем планеталары буйлап сәяхәт"
"Белем планеталары буйлап сәяхәт"

13нче марттан 17нче мартка кадәр балалар иҗаты үзәгендә "Белем планеталары буйлап сәяхәт" дип аталган табигый-фәнни атналыгы узды. Атна кысаларында ачык дәресләр, район архив үзәгенә экскурсияләр һәм төрле эчтәлекле танып белү чаралары оештырылды.

Архив үзәгенә экскурсия барышында балалар районда һәм илдә архив эшенең барлыкка килү тарихын, документлар төрләре, аларны архивта саклау шартлары һәм аларны цифрлаштыру турында белделәр, шәхси фондларның эчтәлеге белән таныштылар. Аларда аеруча Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы, райондашыбыз Мэлс Вафинның район архив хезмәтенә саклауга тапшырылган шәхси документлары кызыксыну уятты.

Барлык чаралар да методик яктан уйланылган, формалар буенча төрле булды һәм болар барысы да балаларда югары кызыксыну уятты. Балаларда аеруча зур кызыксыну һәм активлык белән квест-уен үтте, бу исә аларның табигый гыйлемлелеген һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә ярдәм итә.

Барлык чаралар да югары эмоциональ күтәрелештә узды, укучыларга һәм педагогларга бик ошады.

Әлеге атналык балаларга үз потенциалларын  һәм иҗади сәләтләрен ачарга мөһим мөмкинлек бирде. Шулай итеп, табигый-фәнни атналык бик күп файдалы белем һәм бай тәэссоратлар алган балалар өчен чын бәйрәм булды.

Нәсимә Әминова,

өстәмә белем бирү педагогы.

"Белем планеталары буйлап сәяхәт"
"Белем планеталары буйлап сәяхәт"
"Белем планеталары буйлап сәяхәт"
"Белем планеталары буйлап сәяхәт"
Автор:
Читайте нас: