Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 гыйнвар 2023, 09:02

Онытылмас чагу еллар

Балтач районы мәктәпләрен тәмамлаган студентлар арасында да актив тормыш позициясе булган акыллы, сәләтле яшьләр бик күп. Шуларның берсе – Тушкыр авылы егете Илнур Хәсәнҗанов.

Онытылмас чагу еллар
Онытылмас чагу еллар

25нче гыйнвар  Студентлар көне буларак билгеләнә.  Шулай ук Татьяна көне дип тә атыйлар аны. Ул елларны кем генә сагынып искә алмый икән?

Бу көнне ничек атама, ул — яшьлек бәйрәме, күңелендә иҗат уты, белем, эзләнү һәм ачышларга сусаган барлык кешеләрнең бәйрәме дисәк тә була. Студент вакыты — һәр кеше тормышында онытылмаслык чор.

Балтач районы мәктәпләрен тәмамлаган студентлар арасында да актив тормыш позициясе булган акыллы, сәләтле яшьләр бик күп. Шуларның берсе – Тушкыр авылы егете Илнур Хәсәнҗанов.

2018нче елда Штәнде урта мәктәбен уңышлы тәмамлагач, Илнур алдында берничә югары уку йортының ишекләре ачыла. Ул Уфа юридик институтына өстенлек бирә.

Бу сайлавына бер дә үкенми. Монда укырга аңа ошый. Хәзер инде ул – 5нче курс студенты.  Илнур мәктәп елларында да тик яхшы билгеләргә укый, бик күп төрле дәрәҗәләрдә үткән чараларда актив катнаша. “Язгы тамчылар”, “Тере классика”кебек конкурсларның район һәм зональ этапларында җиңү яулый.

Ә хәзер югары уку йортында да шулай ук. Институтның иҗтимагый тормышында катнашып, Сочи, Түбән Новгород, Самара кебек илебезнең төрле  шәһәрләрендә булырга туры килә. “Нәрсәгә генә тотынса да, барысы да килеп чыга”, диләр андыйлар турында.  Илнурның укудан башка иҗтимагый эшчәнлеккә дә вакыты һәм көче ничек калачагына шаккатасы гына кала.

Хәзерге вакытта ул Уфа районының Эчке эшләр бүлегендә практика үтеп йөри. Күптән түгел генә укып йөргән югары уку йортыннан Илнурның әти-әнисенә рәхмәт хаты килде.  Бу хат аның төрле яклап  сәләтле студент булуын исбатлый

Менә ул нинди Илнур Хәсәнҗанов —акыллы, актив, максатчан, инициативалы һәм иҗади студент. Институтта, шулай ук Уфаның калган уку йортларында да аның дус-ишләре күп.

Менә инде 5нче курс та килеп җиткән.  Алда нинди максат тора?

—Хәзерге вакытта – уку йортын уңышлы тәмамлау һәм һөнәр алу. Әлеге мизгел белән файдаланып, барысын да Студентлар көне белән котлыйм. Сессияләрдә уңышлар, зачёт һәм имтиханнарны уңышлы тапшыруларын, укудан тыш, кызыклы иҗтимагый тормыш барлыгын да онытмаска телим, — ди ул.

Илнурның барлык хыяллары һәм кыю планнары тормышка ашсын.  Студент чоры тормыш китабында онытылмаслык чагу бүлек булып калсын.

 

Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: