Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 гыйнвар 2023, 11:40

Балачак шатлыгы кыш көнендә

Иске Балтач авылының "Белоснежка" балалар бакчасында «Кышкы уеннар һәм күңел ачулар»темасына тематик атна узды.

Балачак шатлыгы кыш көнендә
Балачак шатлыгы кыш көнендә

16-20 гыйнварда Иске Балтач   авылының "Белоснежка" балалар бакчасында «Кышкы уеннар һәм күңел ачулар»темасына тематик атна узды. Кышкы күңел ачу-гаҗәеп шатлык һәм сәламәтлек өчен файда.  Кыш җиткәч, махсус хисләр һәм елның бу вакытын күңелле һәм шатлыклы үткәрү теләге туа. Кыш һәрвакыт салкын аяз кояшлы көннәре һәм җемелдәп торган кары белән бик бәхетле итә балаларны. Тик утырып булмый! Ишегалдында, саф һавада. Кыш уеннары һәм конкурслары балаларга кәефне күтәрергә генә түгел, кояшлы салкын көнне җылынырга да ярдәм итә. Ачык һавада уйнаганда балалар кар уйнап кына калмый, ә иҗат һәм фантазияләрен дә үстерделәр. Бер-берсе белән аралашып, алар дуслыкның нәрсә икәнен аңлыйлар, чөнки кызыклы уеннар команда рухын формалаштыра. Мондый күңел ачулар балаларда хәрәкәт итү, спорт белән шөгыльләнү, уен формасында физик сыйфатларны үстерү теләген уята. Кышкы уеннарда катнашучыларның барысы да киләсе елга уңай энергия һәм оптимизм белән тулыланды.

Һәр мизгел үзенчә матур. "Белоснежка" балалар бакчасында  тәрбияләнүчеләргә моны аңларга өйрәтәләр.

Балачак шатлыгы кыш көнендә
Балачак шатлыгы кыш көнендә
Балачак шатлыгы кыш көнендә
Балачак шатлыгы кыш көнендә
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: