17 гыйнварда ел саен иҗат һәм илһам бәйрәме билгеләп үтелә. Иске Балтач авылының «Буратино» балалар бакчасында һәм «Чебурашка» балалар бакчасы филиалында иҗат көненә һәм Илһамга багышланган тематик көн булып узды. Тәрбиячеләр балалар белән бергә пластилиннан төрле фигуралар, «Гжель сервизы», «Дымковские фигуры», «Поднос», «Чәчәкләр», кызыклы аппликацияләр ясадылар, конструктордан «Көймә», «Өй», «Автобус», төрле хайваннар төзеделәр. Үз хезмәтләренең нәтиҗәләрен горурлык белән күрсәтүче балаларның бәхетле йөзләрен күрү бик күңелле.