Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 декабрь 2022, 10:56

Районның педагогик династияләре конкурсы үтте

Укытучылар династияләре конкурсы районыбызда иҗади карашлы укытучыларның күп булуын дәлилләде. 

Районыбыз авылларыннан сигез династия сынауга чыкты. Уразай урта мәктәбеннән Вәлиевлар, Югары Карыш урта мәктәбеннән Мөнировлар, Түбән Иванай урта мәктәбеннән Яниевлар-Галлямшиннар, Иске Балтач 1нче урта мәктәбеннән Мөкыймовлар-Калмурзиннар, Иске Балтач 2нче урта мәктәбеннән Сафиуллиннар-Мозафаровлар, Сәйтәк урта мәктәбеннән Хөсәеновлар, Иске Балтач 2нче урта мәктәбеннән  Гаскаровлар, Иске Тимкә урта мәктәбеннән  Закировлар  казанышлары, тәҗрибә асылы, шәҗәрәсен дәлилләгән күргәзмә булдырган. Жюри әгъзалары конкурс алдыннан  һәр ядкәр белән танышты.

Төрле авылларда маяктай  укытучылар булуын бу чара янә күрсәтте. Олысының да, яшенең дә әйтер сүзе, фикере, алымы бар. Сәләтле укытучы укучыларга юнәлеш бирә, киләчәгенә юлын билгели. Конкурста һәр чыгыш үзенчә мавыктыргыч, кызыклы, бай булды. 

Хезмәт коллективлары конкурсантларга көч-дәрт өстәп музыкаль күчтәнәч алып килгән. Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең хезмәт ветераннары чарада катнашуы яшьләрне илһамландыруына иманым камил.

 Чарадагы чыгышлары жюри тарафыннан югары бәһаланды. Һәр династия номинация буенча җиңүгә иреште. Призлы урыннарда  билгеләнделәр. Беренче урынга Иске Балтач 1нче урта мәктәбеннән Мөкыймовлар-Калмурзиннар династиясе лаек булды.

Конкурс турында мәкаләнең тулы варианты белән гәзитнең алдагы санында таныша аласыз.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: