Укучыларга сәламләү сүзләре белән Балтач район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Хисмәтов Айдар Ралиф улы мөрәҗәгать итте. Ул «Уфа фән һәм технологияләр университеты» ның Бөре филиалының югары профессиональ фәнни-педагогик коллективы студентларга хезмәт базарында кирәкле заманча компетенцияләрне үзләштерү өчен барлык шартларны тудыруына басым ясады.Аннары югары уку йортының кабул итү, һөнәри юнәлеш бирү һәм эшкә урнаштыру бүлеге начальнигы Сәйсанова Галина Даниловна җыелучыларны югары уку йортына кабул итү кагыйдәләре, 2023 елгы кабул итү кампаниясенең үзенчәлекләре белән таныштырды һәм студентларга Бөре филиалының карьера, шәхси һәм һөнәри үсеше өчен бирә торган күп өстенлекләре турында сөйләде.Ременникова Юлия Сергеевна абитуриентларны киләчәк һөнәр сайлауга җитди карарга чакырды.
Югары уку йорты укытучылары БДИна әзерләнү дәресе үткәрде, еш кабатланган хаталарны исемләде.
"Ачык ишекләр көне" һөнәр сайлауда юнәлеш бирер дигән фикердә таралыштылар.