"Артек" лагеренда ял итеп кайткан укучылар саны артканнан-арта. Билгеле, анда яхшы укыган, җәмәгать тормышында актив катнашкан балалар ял итәргә бара. Бөтен илдән җыелган балалар ялы үтә күңелле. Һәр көн нинди дә булса конкурс, ярыш, уен формасында үткәнгә ял көннәре сизелмит дә кала. Сабира төрле җыр, бию конкурсларында катнашып иптәшләренә татар җырлары һәм биюләре бүләк иткән. Үзе дә башка милләт вәкилләреннән ишеткән аларның җырларына, биюләренә гашыйк булган.
Яхшы укыган, җәмәгать тормышында актив катнашкан укучылар "Артек" лагеренда җәй генә түгел башка вакытта да ял итәләр.Сабира Шайбәкова яңа дуслар тапкан, шөгыльләр арттырган.