Барлык яңалыклар
Мәгариф
8 июнь 2022, 14:08

Мәктәпләргә озайтылган көн төркемнәре кире кайтырмы?

Дәүләт думасы бөтен ил буенча мәктәпләрдә озайтылган көн төркемнәрен тергезүгә юнәлтелгән закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Дәүләт думасы бөтен ил буенча мәктәпләрдә озайтылган көн төркемнәрен тергезүгә юнәлтелгән закон проектын беренче укылышта кабул итте. Бу хакта Башинформ сайты хәбәр итә. 

Озайтылган көн төркемнәрен ачу турындагы карар мәгариф оешмасы тарафыннан, ата-аналар фикерен исәпкә алып, кабул ителәчәк. Моннан тыш, балаларны карау белән беррәттән, мондый төркемнәрдә дәресләргә әзерлек алып барылырга, түгәрәкләр һәм секцияләр, мәдәни һәм башка чаралар үткәрелергә тиеш.

“Закон кабул ителгән очракта, озайтылган көн төркеме белем бирү процессының бер өлеше булачак. Ата-аналар түләвен киметү өчен төбәкләрдә озайтылган көн төркемнәрен өстәмә финанслау хокукы билгеләнә. Бу мәсьәлә буенча эшлисе эшләр бар әле”, — ди парламент рәисе Вячеслав Володин.
Автор:
Читайте нас: