Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 апрель 2022, 15:37

Бөтен мәктәпләр патриотик тәрбия проекты кысаларында дәүләт символикасы белән тәэмин ителәчәк

"Русия гражданнарына патриотик тәрбия бирү" федераль проекты кысаларында Русиянең барлык мәктәпләрен дәүләт флаглары, герблар һәм башка символика белән тәэмин итәчәкләр.  

"Дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларын, шул исәптән югарыда күрсәтелгән оешмаларның структур бүлекчәләрен Русия Федерациясенең дәүләт символикасы белән тәэмин итү максатыннан товарлар (эшләр, хезмәтләр) сатып алу турында», - диелә документ текстында.

Әлеге карар нигезендә Русия Федерациясенең "Мәгарифне үстерү" дәүләт программасына үзгәрешләр кертү күздә тотыла.

2020нче елның гыйнварында Русия Президенты Владимир Путин гражданнарга патриотик тәрбия бирү буенча проект әзерләргә кушты. Ул Дәүләт Думасына "Русия Федерациясендә белем бирү хакында"гы законга белем бирү системасында тәрбия мәсьәләсен ныгыту турында төзәтмәләр тапшырды.

 

Автор:
Читайте нас: