Барлык яңалыклар
Мәгариф
8 декабрь 2021, 10:45

Укытучылар династиясен дәвам итеп...

Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Светлана Сафиуллина - 248 ел гомуми педагогик стажы булган Әминевлар педагогик династиясе вәкиле.

Укытучылар династиясен дәвам итеп...
Укытучылар династиясен дәвам итеп...

6-7 декабрь көнне М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында "Педагоглар династиясе" дип исемләнгән  төбәкара конкурс узды. Әлеге зур күләмле бәйге кысаларында иң яхшы педагогик династияләр билгеләнде.  

Быел «"Педагоглар династиясе"  конкурсының читтән торып катнашу этабына Русиянең 14 төбәгеннән, ягъни Башкортостан, Татарстан, Мордовия Республикаларыннан, Пермь Самара, Төмән, Мәскәү, Саратов, Свердловск, Ульяновск, Чиләбе өлкәләреннән,  Мәскәү шәһәреннән 123 династия көч сынашты.

Безнең районнан Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Светлана Сафиуллина 248 ел гомуми педагогик стажы булган Әминевлар педагогик династиясен яклап бәйгедә уңышлы чыгыш ясады. Алар апасы  Эльза Мөхәмәтҗанова белән   бергә „Йөрәгемне балаларга бирәм” номинациясендә мактаулы 2нче урынны яуладылар hәм кыйммәтле бүләккә лаек булдылар.

Афәрин, Светлана Роберт кызын ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә аларның укытучылар династиясе озак еллар буена дәвам итәр.  

Укытучылар династиясен дәвам итеп...
Укытучылар династиясен дәвам итеп...
Укытучылар династиясен дәвам итеп...
Укытучылар династиясен дәвам итеп...
Укытучылар династиясен дәвам итеп...
Автор:Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас: