Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 октябрь 2021, 17:00

Балтачлылар, „Мәдәни марафон”да сез дә актив катнашыгыз

Ел саен үткәрелә торган „Мәдәни марафон” акциясе быел 8нче ноябрьдән 10нчы декабрьгә кадәр узачак һәм ул кино тарихында мөһим датага—125 ел элек Русиядә беренче киносеанс төшерүгә багышлана. Укучылар  онлайн рәвештә мавыктыргыч тест узачак һәм сәнгать белән якыннанрак  таныша алачак.

Балтачлылар, „Мәдәни марафон”да сез дә актив катнашыгыз
Балтачлылар, „Мәдәни марафон”да сез дә актив катнашыгыз

 Интерактив биремнәр киноның ничек оештырылуын, режиссёрлар безнең хисләр белән ничек идарә иләре һәм нинди алымнар куллулары турында беләчәкләр. Проектны оештыручылар—Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Мәгариф министрлыгы һәм Яндекс платформасы.

„Мәдәни Марафон”ның максаты— укучыларның белемен арттыру, аларны мөһим кинолар белән таныштыру, уй-фикерләргә һәм иҗади эзләнүләргә рухландыру. Катнашучылар киноны өйрәнгәндә һәм фикер алышканда, сәнгать әсәрләрен анализларга һәм үз фикерләрен формалаштырырга өйрәнәләр. Проект кысаларында мәктәп укучылары шулай ук Русия киноиндустриясе профессионаллары белән очраша, үз мәктәпләрендә киноклуб оештыра һәм үзләрен мини фильмнар булдыруда сынап карый алачак.

 Текст материаллары  Яндексның белем бирү проектлары методистлары һәм экспертлары белән бергә кино төшерү  экспертлары  тарафыннан әзерләнде. Биремнәр башлангыч, урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен җайлаштырылган.  Укучылар фильм төшерү  нечкәлекләре һәм  кинодагы кәмит сөéләшүләрнең    нинди принциплар буенча төзелүе турында беләчәкләр.

„Мәдәни марафон”да катнашу өчен һttps://education.yandex.ru/culture  сылтамасы  буенча теркәлергә кирәк. Проектка  барлык теләүчеләр— укытучылар, укучылар, аларның әти-әниләре кушыла ала. Тест узу өчен 15—25 минут вакыт кирәк булачак,  аны теләсә кайсы вакытта башларга мөмкин. Марафон нәтиҗәләре буенча 100 укытучы һәм 500 укучы  төрле бүләкләргә ия булачаклар.

 —Һәр баланың мәктәптә үз мавыгулары өчен дөрес юл  табуы мөһим, ә белем бирү программалары  үзенчәлекле, интерактив һәм файдалы булырга тиеш.  „Мәдәни марафон” балаларга иҗади потенциалны ачарга һәм укуны тагын да кызыклырак итәргә бер этәргеч булып торачак. Быел мәктәп укучылары киноиндустрия һәм берничә буын тамашачыга йогынты ясаган бөек фильмнар турында күбрәк белә алачак, — дип билгеләп үтте Русия мәгариф министры Сергей Кравцов.

Беренче мәдәни марафон 2019нчы  елда узды  һәм заманча мәдәният дөньясына багышланган иде. Проектта 590 мең укучы һәм 8 меңнән артык укытучы катнашты. 2020нче  елда катнашучылар саны 860 меңгә кадәр укучы һәм 28 мең укытучыга  артты, ә ел темасы—Русия халыклары мәдәниятенә багышланган  иде.

Автор:Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас: