Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 октябрь 2021, 10:07

Балтачлылар, зур этнографик диктантта катнашыгыз

"Халыклар күп – ил бер!» - шундый лозунг астында инде алтынчы тапкыр «Зур этнографик диктант» халыкара   акциясе узачак. Акция   – 2021 елның 3 ноябреннән 7 ноябренә кадәр www.miretno.ru  сайтында онлайн-форматта уздырыла.

Балтачлылар, зур этнографик диктантта катнашыгыз
Балтачлылар, зур этнографик диктантта катнашыгыз

"Халыклар күп – ил бер!» - шундый лозунг астында инде алтынчы тапкыр «Зур этнографик диктант» халыкара   акциясе узачак. Акция   – 2021 елның 3 ноябреннән 7 ноябренә кадәр www.miretno.ru  сайтында онлайн-форматта уздырыла һәм бу чара традиция буенча Халыклар бердәмлеге көненә туры китерелгән.

Диктант халыкның этнографик белемлелеген, Русиядә яшәүче халыклар турындагы белемнәрен бәяләү генә түгел, ә киң җәмәгатьчелек игътибарын милләтара тынычлык һәм татулык мәсьәләләренә җәлеп итәчәк.

Диктантта Русия һәм чит ил кешеләре катнаша ала.

Диктантны рус телендә дә,   инглиз, испан, кытай телләрендә дә язарга була.

Барлык биремнәрне үтәгән өчен максималь баллар суммасы-100.

Диктант узу вакыты – 45 минут.

Диктант узганнан соң катнашучы җавапларны анализлап шәхси нәтиҗә ала. Катнашучы сертификаты, җыелган балларны күрсәтеп, диктант узуга ук, аны электрон почтага алу мөмкинлеге белән формалаштырыла.

Диктант беренче тапкыр 2016 елның 4 октябрендә узды, анда Русиянең 90 000 кешесе катнашты. Ә 2020нче елда ук акциягә Русиянең барлык төбәкләреннән һәм дөньяның 123 иленнән 1 742 661 кеше кушылган. Узган ел Башкортстан Республикасында акциядә 138 409 кеше катнашты.

«Зур этнографик диктант» ны оештыручылар-милләт эшләре буенча Федераль агентлык һәм Удмуртия Республикасының милли сәясәт министрлыгы.

Башкортстан Республикасында оештыручылар-Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты.

Автор:Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас: