Барлык яңалыклар
Мәгариф
21 октябрь 2021, 09:41

Балтачлылар, шигырь укучылар фестиваль-конкурсында сез дә катнаша аласыз

Уфада Әниләр көненә багышланган  «Дөнья киңлеге-балалар күңелендә» дип исемләнгән балалар  фестиваль — конкурсының сайлап алу туры игълан ителде.

Балтачлылар,  шигырь укучылар фестиваль-конкурсында сез дә катнаша аласыз
Балтачлылар, шигырь укучылар фестиваль-конкурсында сез дә катнаша аласыз

Фестивальдә катнашу өчен 3тән 16 яшькә кадәрге балалар чакырыла. Фестивальнең бурычлары: әхлакый-эстетик кыйммәтләрне формалаштыру, әниләргә карата хөрмәт, шигъри иҗатка кызыксыну уяту, сәнгатьле уку күнекмәләрен формалаштыру, актив тормыш позициясе тәрбияләү, уку культурасын тәрбияләү.

Республика фестиваль-конкурсы ике этапта үткәрелә. 24нче ноябрь көнне «Башкортстан» дәүләт концерт залында  Әниләр көненә багышланган  Дөнья киңлеге-балалар күңелендә»  шигырь укучылар фестиваль — конкурсы узачак.

Гаризалар 2021 елның 10 ноябренә кадәр [email protected] электрон почтасына кабул ителә.

Чараның партнерлары: Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, Бөтендөнья Корылтай (конгресс), «Бердәм Русия» партиясенең региональ бүлекчәсе, Уфа шәһәренең Киров районы  хакимияте.

Автор:Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас: