Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 октябрь 2021, 07:00

Тәрбияче булу— күңел таләбе

Тәрбияче беләсезме кем ул? Чын йөрәктән янып йөрүче. Аналардай, җан җылысы белән балаларны өзелеп сөюче...

Тәрбияче беләсезме кем ул? Чын йөрәктән янып йөрүче. Аналардай, җан җылысы белән балаларны өзелеп сөюче...

Тәрбияче ул балаларның иң кечкенә шатлыкларын да зур итеп күрә белүче, үзе галим, үзе кечелекле, үзе кешелекле бер һөнәр иясе. Нәкъ менә шул сыйфатларның барысын да үзенә туплаган тәрбияче турында әлеге язмабыз. Сөйләргә теләгән сүзебез, Иске Балтач авылының "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Гөлнәзирә Галиулла кызы Имамова (Әхмәтҗанова) турында. Ул – Башкортстаныбызның Мәчетле районы Иске Мишәр авылында туып-үскән, шул авылның урта мәктәбен тәмамлаган.

Гәлнәзирәнең бәхетле балалык еллары, үсмер чаклары Мәчетле районы Иске Мишәр авылында үтә. Галиулла абый һәм Сәкинә апа гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килгән кызчык сеңел-энеләргә бик бай була. Чын башкорт хатын-кызларына хас сабырлык, күркәмлек кебек сыйфатларны балаларында әнисе Сәкинә апа кечкенәдән үк тәрбияләгән. Әтисе Галиулла үзенең төпле, акыллы киңәшләре белән тормышта үз юлын табарга ярдәм иткән.

Гөлнәзирә Галиулла кызы Мәсәгүт педагогия училищесын уңышлы гына тәмамлап һөнәри эшчәнлеген 1987нче елда Богдан сигезьеллык мәктәбендә башкорт теле укытучысы булып башлаган.

—Беренче көн эшкә килүем әле дә хәтердә. Яшь чагым булгангадыр инде, берара куркып та калдым кебек. Тик сабыйларга булган мәхәббәтем, аларның өмет белән янып торган күзләрен күрү курку хисен таратты һәм мин җиң сызганып эшкә керештем, — дип елмаеп искә ала ул елларны тәрбияче.

Ул көннәрдән бирле күпме сулар аккан. Беренче төркемдә чыгарган балалар инде үзләре әти-әни булганнар. Ә Гөлнәзирә ханым әле дә үз эшенә тугры булып кала бирә. Быел ул янә кечкенә сабыйларны җыйды. Зур балалары әлеге тәрбиячегә йөргәнгә күрә, кечесен дә шушы төркемгә бирергә теләүчеләр дә булмады түгел. Иң якын кешеләре булган әти-әнидән аерылып беренче тапкыр бакча бусагасын атлап кергән бала, әлбәттә, борчыла, елаучылары да юк түгел. "Безнең кечкенә кызыбыз чит кешеләргә бик авыр ияләшә. Бакчага ничекләр ияләнер инде, дип бик борчылдык, дип искә алалар ата-аналар.Әллә тәрбияченең йөзендәге елмаюы, әллә җылы карашы баланы сихерләде. Ул аларны елмаеп каршы ала, үз оныклары кебек кулларына алып тынычландыра, тәмле сүзен дә кызганмый",  дип сөенә аналар.

Бакча коллективы да бик хөрмәт итә үзен. Олысын олы, яшен яшь итә белә Гөлнәзирә.

—Гөлнәзирә Галиулловна һәр кеше белән уртак тел таба, яшь белгечләр өчен чын мәгънәсендә үрнәк булырлык кеше. Яхшы киңәшен беркайчан кызганмас, каты итеп эндәшмәс. Ярдәм сорап килгәндә дә борып җибәргәнен хәтерләмим. Үзе белгәннәрне бик теләп безгә өйрәтә, — диләр тәрбияче турында.

Җитәкчелек тарафыннан да югары бәһалана аның эшчәнлеге. "Гөлнәзирә Галиулловнаның ачык белем бирү эшчәнлекләрен оештырган вакытта барысы да методик яктан дөрес төзелгән, һәр әйбер уйланылган, материал бай итеп тупланган, кыскасы, әзер өлге итеп кулланырлык”, — ди өлкән тәрбияче Эльвира Филәрит кызы Гыйльмуллина.
 Гөлнәзирә19 ел дәвамында "Кояшкай" балалар бакчасында намуслы хезмәт куя. Ул - үз эшенең остасы, бай педагогик стажлы, тәҗрибәле, мәктәпкәчә тәрбия бирү методикасын тирәнтен белүче, үз эшенә бирелгән, намуслы, итагатьле, ярдәмчел тәрбияче. Югары тәҗрибәле, иң нәтиҗәле эшләүче өлкән тәрбиячеләрнең берсе. Инициативалы, киң эрудицияле, тәҗрибәле, үз һөнәренең чын остазы ул. Коллектив ирешкән уңышларда аның да өлеше зур. Гөлнәзирә спортка, дөрес яшәү рәвешенә дә бик җитди карый. Педагогның девизы әнә шундый була һәм моның өчен ул белемен дә, көчен дә кызганмый, ял көннәре белән дә хисаплашмый. Районда үткәрелгән спорт ярышларында дә призлы урыннар яулый.

Гөлнәзирә Галиулла кызы олы җанлы педагог буларак, балаларны әдәпле, туган илгә тугрылыклы, ярдәмчел, игелекле, эш сөючән итеп тәрбияләүгә күп көч куя, матур сөйләм күнекмәләрен үстерүгә игътибар итә. Халкыбызның онытылган әби-бабайларның гореф-гадәтләрен, йолаларын тергезә ул балалар белән. "Карга боткасы", "Нәүрүз", "Сабантуе" кебек халкыбызның милли бәйрәмнәрен, уеннарын, бишек җырларын балаларга кайтара, күркәм чараларны даими рәвештә үткәреп тора. Район, зона, республика бәйгеләрендә, сәнгать фестивальләрендә катнашып, аннан лауреатлар булып кайта аның тәрбияләнүчеләре. Заманча компьютер технологияләренә ия булган педагог үз тәҗрибәсен башкалар белән дә теләп уртаклаша, аларның осталыгын һәм иҗат активлыгын үстерүгә зур игътибар бирә.

Матур гөлләр үстерү, туган телне ярату, кул эшләре, бал кортлары карау—иң яраткан шөгыльләре. Тырыш һәм намуслы хезмәте өчен, сабыр холыклы, ачык йөзле, тәмле телле тәрбиячене нәниләр дә, ата-аналар да, хезмәттәшләре дә яраталар, хөрмәт итәләр. Гөлнәзирә хезмәттә күрсәткән уңышлары өчен район мәгариф бүлеге, Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Ләкин аның кылган изгелекләре, күрсәткән яхшылыклары, мактаулы гамәлләре ул кәгазьләр белән генә чикләнми. Алар ул тәрбияләгән балаларның күңелендә, йөрәгендә яши.
Вакыт аты елгыр да соң, борылып карарга өлгермисең, ул инде күздән югала. Хәтердә бары бу көннәрнең кайбер мизгелләре генә уелып кала. Күпме балага белем һәм тәрбия бирелгән... Күпме борчулар, күпме тырышулар. Алар берсе дә эзсез үтми.
    Гөлнәзирә Галиулла кызы ата-ана хакын саклаучылардан. Җай чыккан саен, авылда яшәүче әнисе янына ашыга, һәрдаим хәлләрен белеп тора. Янәшәсендә ныклы таянычы —Илдусы гына юк шул, кызы, улы, килене, өзелеп яратучы оныклары, туганнары, яраткан эше, хөрмәт иткән хезмәттәшләре булганга сөенеп яши.
    Гөлнәзирә Галиулла кызын барлык хезмәттәшләре ихтирам итә, ул яшьләр өчен остаз, фикердәш.

Ирина ШӘРИПОВА,

"Кояшкай" балалар бакчасы мөдире.

Тәрбияче булу— күңел таләбе
Тәрбияче булу— күңел таләбе
Автор:
Читайте нас: