Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 октябрь 2021, 05:50

2нче санлы Иске Балтач урта мәктәбе мөгаллимәсе Светлана Сафиуллинаның укучылары инглиз телен “су кебек эчә”

Дәресләрен җанлы, кызыклы итеп үткәргән укытучының укучылары матур күрсәткечләр яулый. Ә мөгаллимә үзе, авыл җирендә төпләнгән яшь белгеч буларак, тиздән грант алачак.

2нче санлы Иске Балтач урта мәктәбе мөгаллимәсе Светлана Сафиуллинаның укучылары инглиз телен “су кебек эчә”
2нче санлы Иске Балтач урта мәктәбе мөгаллимәсе Светлана Сафиуллинаның укучылары инглиз телен “су кебек эчә”

 

Дәресләрен җанлы, кызыклы итеп үткәргән укытучының укучылары матур күрсәткечләр яулый. Ә мөгаллимә үзе, авыл җирендә төпләнгән яшь белгеч буларак, тиздән грант алачак.

Светлана Роберт кызы Сафиуллина — Сәйтәк авылы кызы. Урта мәктәпне көмеш медальгә тәмамалаганнан соң Бөре социаль-педагогик академиянең чит телләр факультетына укырга керә. Укуын кызыл дипломга тәмамлап кайтып, берничә урында эшләп ала, соңгы дүрт елда Иске Балтач 2нче урта мәктәбендә 2—11нче сыйныф укучыларын инглиз теленнән укыта.

Инглиз теле укытучылары династиясеннән ул. Гомере буе Сәйтәк урта мәктәбендә шул фәннән укыткан әнисе Роза Мозафарованы илһамландыручым булды, ди. Апасы Резеда Мозафарова Нефтекама шәһәрендә инглиз теле укытучысы булып эшләп хаклы ялга туктаган.

—Югары уку йортын кызыл дипломга тәмамладым. Елена Бобкова, Юрий Горшунов һәм башка көчле преподавательләр мәктәбен үттем, тирән белем үзләштердем. Укуны тәмамлаганнан соң фән юлыннан китәргә тәкъдим итсәләр дә, мәктәпне сайладым,  — дип уку елларын искә алды Светлана Роберт кызы.

Яшь белгеч Екатеринбург шәһәренә юллана. Анда бер ел чит телләрне өйрәнү мәгариф үзәгендә эшли. Мәктәпкә кадәрге балалардан алып, өлкәннәргә кадәр укытырга туры килә үзәктә. Иске Балтач авылы егете Роберт Сафиуллинга тормышка чыга һәм яшь гаилә Уфа шәһәренә күченә. Иске Балтач авылында яңа йорт сала башлыйлар. Уфа шәһәрендәге инглиз телен тирәнтен укытуга махсуслашкан 16нчы санлы гимназиядә укыта Светлана Сафиуллина. Өч ел гомер узып китә. Бәбиләре Әмир тугач, каенаналарына Иске Балтач авылына кайта Светлана Роберт кызы. Ул вакыт эчендә яңа йортлары да төзелеп бетә. Районга эшкә кайтуын сорагач, ризалаша мөгаллимә. Иске Балтач 2нче урта мәктәбендә дүртенче ел инде 2-11нче сыйныф укучыларын игнглиз теленнән укыта.

 Дәресләрен җанлы, кызыклы итеп үткәрүгә зур көч сала укытучы. Икенче сыйныф укучыларын ни дәрәҗәдә ныграк кызыксындыра алсаң, артабан үзеңә эшләве җиңел була, ди. Укучылары төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда катнашалар, белемнәрен камилләштерәләр.

Кыз һәм малайларга телнең теория өлеше кызыграк итеп аңлатырга тырыша, кагыйдәләрне, сүзләрне ятлата. Соңгысы ярдәмендә хәтерне “шомарта”. Укытучының укучылары яулаган казанышлар — хезмәтен чагылдырган җимешләр. Светлана Роберт кызында белем алган укучыларның соңгы уку елындагы уңышларны барлап үтсәк, 2021нче елда Алия Әхкамова фәнни - тикшеренү эшләре буенча республика конкурсында — 2 урын, Азалия Сабирова “Тукай моннары” бәйгесендә бөек Тукай әсәрләрен өч телдә сөйләп Гран-при яулаган, Диана Хаҗиева инглиз телендә илләр буйлап сәяхәт итү VI Республика олимпиадасында төпле белем күрсәтеп II урын алып кайткан.

 Авыл җирендә төпләнгән яшь белгеч буларак, тиздән грант та алачак Светлана Сафиуллина. Кайда эшләсә дә, үзен көчле белгеч итеп күрсәткән, эшенә җаваплы караган ханым тәҗрибәсен арттырган. Инглиз телен өйрәнүнең инновацион ысуллары ярдәмендә эш итә, мәсәлән, төрле шаблоннар аша интерактив дәфтәр элементларын актив куллана, уеннар һәм кызыклы биремнәр ярдәмендә дәресләрдә мотивацияне арттыру өстендә эшли.

Җиңел булмаган белгечлекне сайлап, үсеп килүче буын вәкилләренә армый-талмый чит тел серләрен төшендергән мөгаллимәгә алдагы хезмәтендә сәламәтлек, яңадан-яңа үсешләр, хезмәт уңышлары телик.

Районыбызга яшьлек дәрте ташып торган, белемле һәм энергияле яшьләр  кирәк. Чөнки район мәктәпләрендә укытучыларның уртача яше өлкәнәя бара. Үзебездә туып-үскән егет һәм кызларның мәктәпләрнең педагогик коллективларын тулыландыруы бик урынлы.

—Иске Балтач 2нче мәктәбендә укыту өчен барлык шартлар, уңайлыклар тудырылган. Уку кабинетларында барлык кирәкле җиһазлар бар. Туган җиремдә эшләвем белән үземне бәхетле тоям. Балаларны яратам. Аларга төпле белем бирер өчен тырышлыгымны да, энергиямне дә кызганмам, — ди  югары категорияле укытучы.

2нче санлы Иске Балтач урта мәктәбе мөгаллимәсе Светлана Сафиуллинаның укучылары инглиз телен “су кебек эчә”
2нче санлы Иске Балтач урта мәктәбе мөгаллимәсе Светлана Сафиуллинаның укучылары инглиз телен “су кебек эчә”
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: