Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 октябрь 2021, 20:47

Районның иң оста водительләре ачыкланды

Бүген, 1 октябрьдә Иске Балтач авылының Башкорт Тҝньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы базасында үткән бәйгедә барлыгы 21 машина йөртүче көч сынашты.

Районның иң оста водительләре ачыкланды
Районның иң оста водительләре ачыкланды

Бүген, 1 октябрьдә Иске Балтач авылының Башкорт Тҝньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы базасында район тарихында беренче тапкыр мәктәп автобуслары водительләренең һөнәри осталык буенча муниципаль конкурс үтте.

Бәйгедә барлыгы 21 машина йөртүче көч сынашты, алар теоретик һәм практик яктан үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Иң беренче читатта юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүләрен дәлилләп сорауларга җавап бирделшр.  Аннары бәйгенең практик өлешендә автобус йөртү күнекмәләрен күрсәттеләр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Газель автобуслары йөртүчеләр арасында Нөркә урта мәктәбе водителе Илүс Хәбирахманов, ПАЗ автобусларын  йөртүчеләр арасында – Иске Балтач 1нче урта мәктәбе водителе Айдар Сәлимов яуладылар. Конкурста җиңүчеләр мәктәп автобусларын иң яхшы йөртүчеләрнең республика конкурсында районыбыз данын яклаячаклар. Аларның җиңү яулап кайтуларына зур өметләр баглыйбыз.

Автор:Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас: