Балтач таңнары
+20 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Мәгариф
4 Августа 2020, 08:10
Башкортстанда заманча китапханәләр саны арта
Ил президенты Владимир Путинның май указына ярашлы барлыкка килгән "Мәдәният" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстанда бер-бер артлы модельле муниципаль китапханәләр ачыла.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Добавить в предпочтительные источники Google
Ил президенты Владимир Путинның май указына ярашлы барлыкка килгән "Мәдәният" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстанда бер-бер артлы модельле муниципаль китапханәләр ачыла.
Аларны конкурс нигезендә сайлап алу өчен республикадан сигез гариза юлланган, шуларның өчесе хупланган. Алар: Күгәрчен районы үзәк район китапханәсе, Чакмагыш районының Иске Калмаш авыл китапханәсе һәм Стәрлетамак районының Наумовка авыл китапханәсе. Башкортстан яңа модельле китапханәләрен төзүгә федераль бюджеттан 20 миллион сум акча алачак. Бу акчалар муниципаль учреждениеләр эшчәнлеген модернизацияләүгә һәм аларда нәтиҗәле идарә модельләрен кертүгә юнәлтеләчәк.
Заманча китапханәләрне булдыру кулланучыларны фәнни һәм нәфис эчтәлекле заманча мәгълүмат ресурсларына, вакытлы матбугатның санлы ресурсларына, югары тизлекле интернетка керү мөмкинлеге белән тәэмин итүгә, дәүләт электрон китапханәгә керү нокталары булдыруга юнәлтелгән.
Шулай ук проект кысаларында заманча китапханә киңлеген булдыру, дискуссия клублары, түгәрәкләр һәм консультация пунктлары эшчәнлеген формалаштыру һәм аларга ярдәм итү, халыкның барлык яшь төркемнәре өчен мәдәни-агарту, социаль яктан әһәмиятле һәм белем бирү чараларын даими үткәрү, муниципаль китапханәнең төп персоналын һөнәри әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү күздә тотыла.
Чыганак: mgazeta.com
Фото: Politbook.ru
Читайте нас
MAX
telegram
вк
дзен
ок
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"