Балтач таңнары
+2 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Мәгариф
1 Июня 2020, 06:48
Уку йортлары оста куллы кызларны һәм егетләрне көтә
WorldSkills чемпионатларында катнашучыларга колледжларда имтиханнар тапшырырга туры килмәячәк. #национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
title
WorldSkills чемпионатларында катнашучыларга колледжларда имтиханнар тапшырырга туры килмәячәк.
WorldSkills чемпионатларында катнашкан урта һөнәри белем бирү системасы учреждениеләре студентлары үзләренең белем бирү оешмаларында демонстрацион имтиханнар тапшырмаячак. Бу хакта Русия Мәгариф министрлыгының һөнәри белем бирү һәм кадрлар әзерләү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры урынбасары Мария Софронова белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.
Шулай итеп, колледжны тәмамлаган дүрт мең кеше һөнәри осталык чемпионатларында катнашу нәтиҗәләре буенча аттестацияләнәчәк. Мәскәү халыкара мәгариф салонында чыгыш ясаганда, Софронова башта ук демонстрацион имтихан рәвешендә аттестация процедурасын керткәндә мондый мөмкинлеккә нигез салынуын билгеләп үтте.
Департамент директоры урынбасары, демонстрацион имтихан үткәрү нәтиҗәләре буенча, “Яшь профессионаллар” берләшмәсе Русиядә йомгаклау аттестациясенең мондый төре ничек уздырылуына һәм аның ни рәвешле исәпкә алынуына мониторинг үткәрәчәк, дип өстәде.
Әлеге мөһим эш, Владимир Путинның май указларына ярашлы, “Мәгариф” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Фото: WorldSkills Республики Башкортостан
Читайте нас
MAX
telegram
вк
дзен
ок
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"