Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы, "Мәгариф" милли проекты чикләрендә "Киләчәк укытучысы" федераль проекты тормышка ашырыла.
Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы, "Мәгариф" милли проекты чикләрендә "Киләчәк укытучысы" федераль проекты тормышка ашырыла.
Бу проект 2018 елдан, бюджеттан субсидия бирүгә конкурс үткәрелүдән башланды. Быелгы елда конкурста җиңеп чыккан 11 төбәккә федераль бюджеттан 1 миллиард 300 миллион сум акча бүлү каралган. Әлеге проект чикләрендә уку йортларына аттестация үткәрүнең тәртибенә федераль дәрәҗәдә үзгәреш кертеләчәк. "Киләчәк укытучысы" конкурсы 2020 елга да планлаштырылган. Проект җитәкчесе М. Ракова белән Башкортстан Республикасы Мәгариф министры А. Хажин килешү төзегән.