Башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларын берләштерү, аларны һөнәри яктан үстерү, республикада һәм илнең башка төбәкләрендә башкорт телен саклау, өйрәнү һәм үстерү максатында оештырылган форум уңышлы үтте. Беренче тапкыр үткәрелгән съездда Ырынбур, Чиләбе, Курган, Самара, Саратов, Сверловск өлкәләреннән, Пермь краеннан, Тартарстаннан һәм Мәскәүдән килгән укытучылар, методистлар, җитәкчеләр катнашты.
11 апрельдә съездда катнашучылар башкаланың М. Искуҗин исемендәге 136нчы башкорт лицеенда, Р. Гарипов исемендәге 1нче интернат-гимназиясендә, Мостай Кәрим исемендәге 158нче, Ф. Мостафина исемендәге 20нче башкорт гимназияләрендә булды. Алар, шулай ук, республиканың әйдәүче башкорт теле укытучыларының тәҗрибәсе белән танышты, осталык дәресләрләре карады.