БДИның төп этабы 27 майда география һәм әдәбият фәннәреннән имтихан белән башланачак. 29 майда база һәм профильле дәрәҗәдәге математика буенча имтихан үтә. 11нчеләр 31 майда — тарих һәм химия, 3 июньдә урыс теле буенча сынау тотачак. Чит телләрне 5, 7 һәм 8 июнь көннәрендә тапшырачаклар.
Физикадан — 5 июньгә, җәмгыять белеменнән — 10 июньгә, биология, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр (ИКТ) буенча имтихан 13 июньгә билгеләнгән.