Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 гыйнвар 2019, 13:42

Иске Балтачта татар теле укытучылары киңәшмәгә җыелды

Иске Балтач 2нче санлы урта мәктәбендә узган татар теле hәм әдәбияты укытучыларының методик киңәшмәсендә иҗатка гашыйк Зәйтүнә Әлетдинова катнашты.

Иске Балтач 2нче санлы урта мәктәбендә татар теле hәм әдәбияты укытучыларының семинары үтте.

Күренекле татар шагыйре Фатыйх Кәримнең иҗаты, шушы мәктәптә озак еллар балаларга төгәл фәннәрдән белем биргән укытучы hәм hәвәскәр шагыйрә Зәйтүнә Әлетдинова белән очрашу белән истәлекле булды ул.
Татар теле hәм әдәбияты укытучысы Лилиана Акберова 5нче сыйныфта күренекле татар шагыйре Фатыйх Кәримнең иҗатына багышланган ачык дәрес үткәрде. Укучылар аның иҗаты, тормыш юлы белән танышты. Дәрескә Зәйтүнә Мәҗит кызы Әлетдинованың чакырылуы аны тагын да фәhемлерәк, эчтәлеклерәк, истәлеклерәк итте. Аның кунак сыйфатында чакырылуы очраклы түгел. Зәйтүнә Галиева-Әлетдинова Фатыйх Кәримнең авылдашы.
Зәйтүнә Мәҗит кызы да иҗатка гашыйк шәхес. Гомер буе үзе өчен генә дип язылган шигырьләре, хикәяләре, ниhаять үз укучысын тапты. Илhамлы иҗаты „Гомерем юллары” җыентыгында басылып чыкты. Һәвәскәр шагыйрә район үзәгенең 2нче урта мәктәбендә математика фәнен укыткан. Буш вакытларында шигырьләр иҗат итәргә яраткан. Туган якның матурлыгы, халыкның уңганлыгы, тырышлыгы аның шигырь юлларында чагылыш тапкан.
Семинарның икенче өлешендә дә мәктәп коллективы, ветеран укытучылар, укучылар hәвәскәр шагыйрә Зәйтүнә Әлетдинова белән аралашуын дәвам иттеләр.
Укучылар аның шигырьләрен сөйләделәр, Айгиз Хәйдәршин Зәйтүнә Әлетдинова шигыренә язылган „Гомерегез булсын бәхетле” җырын башкарды.
Ветеран укытучылар Альбина Шәртдинова, Роза Гәрәева, Флидә Галиева, Заhирә Вәлиева, Рита Гайсина үзләренең хезмәттәшләре хакында истәлекләре белән уртаклашты, аңа ихлас теләкләрен юллады.
Район мәгариф бүлеге җитәкчелеге исеменнән Ленария Заhирова мәгаллимәнең хезмәтенә зур бәhа биреп, аңа рәхмәт сүзләрен юллады. Иске Балтач 2нче санлы урта мәкәтәбе директоры Азамат Мәгъзүмов Зәйтүнә Мәҗит кызыныңы таләпчән укытучы, ярдәмчел иптәш, гадел хезмәттәш, үрнәкле ана икәнлеген ассызыклады. Семинарда мәктәп укытучылары үзләренең җылы хатирәләре белән уртаклашты.
Без, татар теле укытучылары, шушы семинарга килгәнебезгә сөенеп, коллегабыз Лилиана Җәмил кызының эшчәнлегенә сокланып, эшендә яңадан уңышлар теләп, татар теленең иң мөкатдәс, иң кирәкле икәненә инанып, әдәби үрләргә омтылып эшләрбез, балаларга туган телнең кирәклеген исбатларбыз, дигән өметләр белән таралыштык.
Фәния МУЛЛАЯРОВА,
Читайте нас: