Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 Май 2017, 17:36

Көч, җитезлек, команда рухы...

Бўген Иске Балтач авылы республиканыњ тїньяк районнары ўсмерлєрен „Ађаган” хєрби-спорт уеныныњ уеныныњ зона этабы ярышларына ђыйды. Ватанпєрвєрлек рухы ьерлєштиергєн уенда катнашучыларны район Хакимияте башлыгы урынбасары Фирдєвис Рєхимов сєламлєде

Бүген Иске Балтач авылы республиканың төньяк районнары үсмерләрен „Аҗаган” хәрби-спорт уенының зона этабы ярышларына җыйды. Ватанпәрвәрлек рухы берләштергән уенда катнашучыларны район Хакимияте башлыгы урынбасары Фирдәвис Рәхимов сәламләде.
Аскын, Балтач, Борай, Тәтешле, Мишкә, Караидел, Нуриман, Благовещен, Яңавыл районнары командалары Иске Балтач беренче һәм икенче санлы урта мәктәпләре, башлангыч мәктәбе һәм үсмерләр спорт мәктәбе, „Яшьлек” физкультура савыктыру комплексы базасында сынаулар үтә.
Һәр командада ундүрт-уналты яшьлек ун егет, дүрт кыз. Бер урында үсмерләрнең көч таләп ителгән әзерлеге тикшерелә. Шунда ук кызлар егетләр мәргәнлектә дә сынала. Граната да ыргыталар. Кызлар 300 грамм авырлыктагы гранатаны ничек тә ераккарак ыргыту максатына ирешү өчен тырыша. Ә егетләргә 500 граммлы гранатаны төгәл урынга һәм ераграк ыргыту кирәк. Аннары егетләр 200 метр озынлыкта, каршылыклар урнаштырылган полосаны үтә. Монысы команда ярышлары. Клашаников автоматын сүтеп кору ярышларында да үсмерләрне команда рухы берләштерә. Чөнки иң яхшы нәтиҗәне 14 кыз һәм егеттән торган кайсы команда тизрәк сүтеп коруына карап билгеләячәкләр. Аныклап әйткәндә, старт бирелгәч , команда составындагы берәү автоматны сүтә, икенчесе кора, өченчесе сүтә, дүртенчесе кора... Ундүртенче үсмер эшен тәмамлагач финиш. „Аҗаган”да катнашучылар химик һәм бактериологик коралдан саклануга ни кадәр әзер булуларын да күрсәттеләр. Чөнки алар „Газлар” командасын үтәп, гомумгаскәр саклану комплектын тизлекка кию нормасын үтәделәр. Сафта тигез йөрү, тизлеккә йөзүдә җитезлек күрсәтү кебек сынаулдар да „Аҗаган” программасына кертелгән.
Оештыручылар билгеләвенчә, „Аҗаган” республика хәрби-спорт уенының зона этабы икенче ел рәттән безнең райорнда үтә. Былтыр бәйгедә биш район командасы катнашып, яңавыллылар „Аҗаган”ның республика этабында катнашу хокукына ия булган.
Гомумән, егетләр һәм кыз 15 мәйданчыкта төрле сынаулар үтә. Аларның әзерлеген район мәктәпләрендә хәрби әзерлек дәресләре алып баручы,баш судья--район Хакимиятенең мәгариф бүлеге методисты Илназ Әхмәтов җитәкчелегендә, запастагы иң итәҗрибәле офицерлар һәм сержантлар бәһалый.


Читайте нас: