Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 декабрь 2016, 16:58

Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә юл хәвефсезлеге киңәшмәсе үтте

Балалар катнашлыгында юл-транспорт фаҗигаләре санының елдан-ел артуы укучылар белән эшләү алымнарын, аларның эчтәлеген үзгәртүне таләп итә. Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә бу максаттан һәр уку елында актив эшчәнлек алып барыла.

Балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү максатында алып барылган эшчәнлек тәҗрибәсенә таянып, 1 декабрь көнне мәктәп базасында уку-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район киңәшмәсе узды.

Киңәшмәдә катнашучылар өч төркемгә бүленде. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Гыйльметдинова „Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль уенында укучыларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен тикшерде. География укытучысы Рәйсә Вәлиева җитәкчелегендә „Үзебезнең уен” интеллектуаль марафоны да юл хәрәкәтендә катнашучыларның откырлыгын, үзаллылыгын күрсәтте. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Алсу Шәймөхәмәтова „Юл йөрү кагыйдәләрен чыгармасыз бел!” дигән баш астында сыйныф сәгате үткәрде.

„Юл хәрәкәте яшь инспекторлары” отряды эшчәнлегенең тәҗрибәсе белән аның җитәкчесе, укытучы Илүсә Нуриева уртаклашты.

Киңәшмәдә „Максимум” агитбригадасы чыгыш ясады.

Киңәшмәдә ЮХХДИ бүлекчәсе инспекторы Альбина Хәйдаршина катнашты.

Читайте нас: