Күрше хакы—Аллаһ хакы, ди халык. Гомер буе янәшәңдә күршең бит. Xалык әйтсә, хак әйтә.
Xәл белешү, хәл сорашу элек-электән килгән гореф гадәт. Бигрәк тә күршеңнең хәлен белү саваплы эш санала. Элегрәк тоз, шырпы, хәтта ут алыр өчен дә янәшәдә яшәүчегә кергәннәр. Ут күрше дигәне шуннан килә ул. Xәзер мондый мохтаҗлыклар юк. Әмма күрше белән аралашыпдус, тату яшәү кирәк. Яшәгән урының буенча булса да бик якын кеше бит ул. Туганың белән еш очрашырга форсат тимәскә мөмкин. Ә күршең белән иңне-иңгә терәп яшәргә туры килә. "Күршем, дөнья көтәргә көчең җитәме? Xәлләрең ничек?"—дип сорауга ни җитә?" Киртә аша хәл сорашу бер хәл, йөгереп кереп чыгу зарури. Бәлки, берәү вакыт җитмәүгә зарланып алыр. Элек җитмәсә бар эш тә кул көче белән башкарылган,ә хәл белешеп яшәргә вакыт тапканнар. Ризык пешереп, берсен-берсе сыйлаган. Кич утыру матур йоладай кабул ителә. Аралашу, бер-берсенең күңелен үстереп, рухи көч өләшкәннәр ул чакта. Кич утырганда йон эрләп, катып, бәйләм бәйләү белән мәш килгәннәр. Эш тә эшләнә, элемтә дә өзелми, аралашу да җанлы бара...
Кайда андый чаклар, дип ул вакытка барып киләсе килә кайчакта. Вакыт белән адәм баласы да үзгәрә кебек. Аралашу да күпчелек телефоннан гына. Ул шалтыраса күңелле, кемдер синең исәнлек-саулыгың белән кызыксына, димәк. Иртән иртүк күпләр иптәшкә дип телевизорны кабызып куялар, ә ул кичкә кадәр эшли. Йокларга ятарга җыенганда гына телевизор сүндерелә. Иптәш өчен булса ни, җанлы аралашуга ни җитә?
Ике көнгә бер булса да күршең белән җанлы аралашу бик кирәк.Өлкән буын вәкилләре булса бигрәк тә. Ялгыз калган карт кешегә ул һава кебек кирәк. Берәүнең йортында үскән виноград ботагы күршесе җирлегендәге алмачачка сырылып үскәнен күрдем яшь чакта. Әни миңа: "Кызым, күрәсеңме бу күрше агачлар да бер-берсенә бик зур терәк. Ә кешегә тәү чиратта күрше кирәк",—дигән иде. Еллар үтте, шул табигать күрсәткән үрнәк әле дә күз алдымда. Бик дөрес үрнәк. Xәдисләрдә дә күрше белән тату яшәү савапка тиң икәнен беләбез.
Күршенең казы да үрдәк кебек күренә, дигән хакыйкатьтән читләшергә кирәк. Күршенең алмасы да тәмлерәк, дип
Зәлфирә ГАТИНА.