Барлык яңалыклар
Мәдәният
11 июнь , 12:34

Җиңү яулады

Русия Федерациясенең Мәдәният министрлыгы  мәгълүмати  һәм  ООН кырындагы Халыкара  мәгълүмат академиясе ярдәме белән Халыкара конкурс-фестивале үтте. Индира Гайниәхмәтованы һәм аның укытучысы Рая Мәснәви кызы Хамаева «Бөек елларга баш иябез» Халыкара конкурс-фестивалендә җиңүгә ирештеләр. Бу югары бәһа.

Җиңү яулады
Җиңү яулады

Индира Гайниахметованы һәм аның укытучысы Рая Мәснәви кызы Хамаева «Бөек елларга баш иябез»Халыкара конкурс-фестивалендә җиңү яуладылар. Бу чираттагы җиңүләре! Аларны тагын бик күп җиңүләр һәм якты казанышлар көтә дигән ышаныч бар.

Жюри әгъалары  Балтач район балалар сәнгать мәктәбе укучысының тавышы яхшы куелуы, ни башкарганын анык аңлавы,  яңгыравыклы тавышын, аһәңлелеген югары бәһалаганнар. Балалар сәнгать мәктәбе  преподавателе Рая Мәснәви кызы исеменә, эшенә тугры булуын билгеләп Рәхмәт хаты юллаганнар. Илһам, яңа иҗади идеяләр һәм барлык башлангычларда уңышлар телибез!

 

Җиңү яулады
Җиңү яулады
Автор: Рима Валиева
Читайте нас