Барлык яңалыклар
Мәдәният
28 Май , 16:55

Ә таңнар монда тып-тын

"Ә таңнар монда тып-тын" спектакле белән "Балкыш" халык театры Балтач тамашачысын хәйран калдырды.

Ә таңнар монда тып-тын
Ә таңнар монда тып-тын

Б. Васильевның "Ә таңнар монда тып-тын" әсәре буенча төшерелгән нәфис фильмны караган саен карыйсы килеп тора.  Балтач тамашачысының сөюен үзебезнең артистларыбыз таң калдырырлык итеп уйнап яулады. Режиссёр Редик  Ганиевның янә бер табышы дип спектакльне атап була. Рольләрне Айдар Сираев, Лилия Гыйзитдинова, Гөлназ Шәрифуллина,Илнара Мәхмүтова,Әлфинә Нуркаева, Гүзәл Ахунова, Лариса Ахунова, Шаһит Фәрхуллиннар бик оста итеп башкардылар. 

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылаган елда мондый әсәр сәхнәдә күрсәтелүе мөһим. Үткәннәрне искә алырга бер форсат бу, батыр геройларның көндәлек көрәшен күрү аеруча яшьләр өчен мөһим. Артистларга "Афәрин" дип әйтергә кала.

Ә таңнар монда тып-тын
Ә таңнар монда тып-тын
Автор: Рима Валиева
Читайте нас