Барлык яңалыклар
Мәдәният
14 Май , 16:50

“Җиңү салюты”район фестивале финалында солдатка мәдхия җырланды

Бөек Ватан сугышында җиңү яулаган солдатның хәрби юлы югалтулар, сынаулар  белән үрелеп үтүен фестиваль-концерт номерларында күреп булды.“Җиңү Салюты”халык  иҗаты район фестивалендә район оешмалары чыгышы югары бәһаланды. Газим Талипов фотоларын сайтта карагыз.

“Җиңү салюты”район фестивале финалында солдатка мәдхия җырланды
“Җиңү салюты”район фестивале финалында солдатка мәдхия җырланды

 Бихисап концерт  алдыннан оешмаларның күргәзмәсе белән тамашачылар танышты. Ә концерт номерлары фестивальнең махсус альбомында урын алды.

Чара башында район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев фестивальдә катнашучыларны Җиңү көне уңаеннан тәбрикләп, активлыкларын билгеләп үтте. Илгиз Әхвәс улы  “Темага репертуарның туры килүе өчен”, “Концерт программасын яхшы әзерләгән өчен” номинацияләре буенча җиңгән оешма җитәкчеләренә, шәхси эшкуарларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Гала-концерт “Без—Җиңү варислары” исеме белән үтте. Компетентлы жюри югары бәһа биргән номерларны тамашачылар да җылы кабул итте. Санаулы вакыт эчендә, төп эштән тыш репетицияләргә йөреп, лаеклы чыгыш ясаган һөнәрмәннәр соклануга лаек. Кемнеңдер сәламәтлеге какшарга мөмкин. Бар борчуларны читкә куеп, кирәк вакытта чыгып, тамашачы сөюен яулый алган белгечләргә “афәрин” дип дәшү артык булмас! Тик билгеле вакытта, 7нче майда җиңү алды салават күперенә тиңләп була иде финал чыгышларын.

Сугышның тетрәндергеч мизгелләрен шигъри юлларда Зилә Моратова ачып бирсә,  ветераннарга лаеклы алмаш үсүен Рәйсә Гыйбадуллина чыгышы күрсәтте. Аяз күк йөзе булсын өчен гомерен аямаган солдатларга ихлас рәхмәтләрен үз моңлы тавышлары аша Луиза Гайниәхмәтова, Рима Вәлиева, Чулпан Сабирова, Мәүлия Әхмәтова, Римма Шакирова, Регина Кашапова тамашачы йөрәгенә җиткерә алдылар. Фестиваль ачкан яңа исемнәр бар, сәләтле Ирина Шәйхлисламова нәкъ шундыйлар исәбендә. Концертта яңа дуэт Рәзилә Әминева һәм Айдар Xисмәтовларның чыгышы тамашачылар күңеленә хуш килде. Үзәк район дәваханәсенең фольклор ансамбле һәм  оешманың коллективы башкаруындага мари биюе чыгышлары күмәклеге, әзерлеге белән игътибарны үзенә җәлеп итте. Коммуналь хуҗалыгының вокаль квартеты,  район Xакимиятенең  һәм ветеринария станциясенең ир-егетләр вокаль ансамбльләре, "Гаилә" хезмәте ансамбле, район мәгариф бүлегенең хатын-кызлар һәм ир-егетләр  ансамбльләре, мәктәпкәчә учреждениеләренең, "Радуга" кулланучылар җәмгыяте, тернәкләндерү үзәгенең хатын-кызлар ансамбльләре чыгышларын тамашачылар дәррәү алкышларга күмде. Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжының хатын-кызлар  һәм ир-егетләр ансамбльләре чыгышлары бик матур тәэссоратлар калдырды. Иске Балтач 2нче урта мәктәбе ир-егетләр ансамбле, район үзәгенең 1нче урта мәктәбе һәм балалар иҗат үзәге фольклор ансамбльләр чыгышлары  бик сәләтле укытучылар районда эшләвен дәлилли. Район Xакимиятенең хатын-кызлары, Зөлфия Мостафина белән Айдар Моратовларның сюжетлы, район мәгариф бүлегенең җыелма һәм Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең хатын-кызлар бию коллективлары, Ленара Солтанова, "Белоснежка" балалар бакчасы коллективы биюләрен концертның йөзек кашына тиңләп булырлык. Xор башкаруындагы югары рухи хисләр уята торган "Җиңү көне" җырына (солистлар Денис Фазылбәков, Ридаль Гаскәров) район  талантлары чыгышын карарга килгәннәр дә кушылды.

 Үз эшләрен башкару белән беррәттән фестиваль концертларында хәтердә калырлык итеп чыгыш ясаган райондашлар горурлану хисе уята. Күпкырлы сәләткә ия, булдыклы райондашлар Җиңү яулаган солдатка шулай иҗат аша мәдхия җырлады.

Тулы мәкалә белән гәзитнең алдагы санында таныша аласыз.

Автор:
Читайте нас