Барлык яңалыклар
10
Мәдәният
25 март , 12:28

Матада—Карга боткасы

Электән кеше язның ничек киләсен белмәгән. Ямьле язны җылы яклардан каргалар алып килә дип ышанганнар. 

Матада—Карга боткасы
Матада—Карга боткасы

 Матур язны җылы яклардан каргалар алып килә дип ышанганнар. Чөнки яз көне март азакларында каргалар кайтканда яз җиткән.  Карлар эреп ташулар киткәч,  кырларда җир ачыла башлагач, халык зурлап, чәчүләр алдыннан, ашлык күп булсын дип юрап, бәйрәм ясаганнар. “Карга боткасы” дип атала ул.

Мата авылында халкыбызның  зурлап, күңелле итеп үткәрелгән язгы бәйрәмнәренең берсе – “Карга боткасы”үткәрелде.
Бу чарада авылнын олысы да,балалар да бик актив катнашты.
Җыр- бию белән үрелеп барган уеннарда барсы да теләп катнашты, карга боткасыннан авыз итте.
Җирдән муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык, табигатьтән бәрәкәт, илгә туклык, тынычлык, кояшлы көннәрнең тизрәк килүен, язгы ташуларның тизрәк агып китүен теләде. Шундый матур йолалы бәйрәмнәр үтүен теләп таралышты.

Автор:
Читайте нас: