Барлык яңалыклар
Мәдәният
3 февраль , 10:33

Безгә Сталинград батырлыгын онытырга ярамый

Сәйтәк авыл китапханәсендә «Безгә Сталинград батырлыгын онытырга ярамый»дигән батырлык дәресе үткәрелде.

Безгә Сталинград батырлыгын онытырга ярамый
Безгә Сталинград батырлыгын онытырга ярамый

Сәйтәк авыл китапханәсендә «Безгә Сталинград батырлыгын онытырга ярамый»дигән батырлык дәресе үткәрелде. Календарьда илнең героик елъязмасына мәңгегә язылган даталар бар. Шуларның берсе—1942 елның 17 июленнән 1943 елның 2 февраленә кадәр дәвам иткән Сталинград өчен сугыш. Бу көнгә Сәйтәк авыл китапханәсендә «Безгә Сталинград батырлыгын онытырга ярамый»дигән батырлык дәресе үткәрелде. Батырлык дәресе «200 утлы көн һәм төн» тарихи экскурсиясеннән башланды. Анда сүз Сталинград сугышының мөһим чорлары, аның тарихи әһәмияте, ул дәһшәтле елларның истәлеге, Сталинградны саклаучыларның бөек батырлыклары, Сталинград һәлакәте көне – 1942 елның 23 августы, Идел буендагы шәһәр тулысынча диярлек җимерелгән һәм яндырылган көн турында барды. Балалар Сталинградны саклаганда күрсәткән батырлыклары һәм кыюлыклары турында белделәр. Йортны саклаучы сержант Павлов фамилиясе бирелгән Павлов йорты, төп биеклек - Мамай курганы турында шушы тарихи урыннарда булган башкорт теле укытучысы Шәрифнурова Р. сөйләде. Бу бөек датага китапханәче "Сталинград сугышы: геройлар һәм батырлыклар" дигән китапка күзәтү ясады.

 

Автор:
Читайте нас: