Көндәшле авыл клубы авыл китапханәсе хезмәткәрләе берлектә «Таныш исемнәр – таныш булмаган фактлар»дигән викторина үткәрде Балалар К. Чуковскийның һәм А. С. Пушкинның шигырьләреннән, Г. Х. Андерсен әкиятләреннән балачактан ук таныш булган өзекләрне шатланып танып белделәр, «ышанам – ышанмыйм»конкурсы мәгълүматын ризалаштылар яки кире кактылар. Викторинада катнашып, балалар белемнәрен күрсәтеп кенә калмадылар, шул чорның мәдәни-тарихи фактлары белән дә таныша алдылар. Балалар ел символын еланнарның рәсемен ясадылар.