Имәнлеләр кыш көне эш аз әле, дип ял итүне генә хуп күрми. Ял иткәч актив ялны сайлау мең артык. Шуңа олысы-яше якты күздә бергә җыелып скандинавларча атлап йөриләр. Саф һава, табигать, аклык- пакьлек, хозурлыкка сокланып, уңай энергия алып кайтуга ни җитә. Һәр кеше өчен дә хәрәкәт бик файдалы. Олыларга бигрәк тә. Моны аңлаган ир-егетләр дә актив ялга кушылалар.