Ял кичәсенә авыл яшьләре генә түгел, өлкән буын вәкилләре дә килде. Үткән елларның популяр көйләрен яратучылар яшьлек елларына кайта алды. Бәйрәм күңелле уеннар, конкурслар белән үрелеп барды , барысы да бергәләп биеделәр, җырлар җырладылар . Чарада бәйрәм атмосферасы, яңа ел кәефе хөкем сөрде, чара тату һәм күңелле узды.Бәйрәм азагында дискотека үткәрелде.