Яңа ел бәйрәмнәренең якынлашуы балаларны һәм өлкәннәрне сөендерә, күңел ачу рухы тудыра, хыял һәм фантазияне уята. Кар бөртеге – кышкы әкиятнең төп атрибуты һәм чыршының гына түгел, ә гомумән интерьерның да матур бизәге. Кәгазьдән ясалган җиңел кар бөртекләре-яңа ел бизәге. Һәркемгә билгеле булганча, кар бөртекләре – кышның тылсымлы юлдашлары, һәрвакыт төрле һәм кабатланмас, алар һәр яңа елны озата баралар. Балалар кәгазь кар бөртекләренең төрле формалары һәм методлары белән таныштылар. Матур һәм кызыклы күләмле кар бөртекләрен алар ак кәгазь битләре ярдәмендә ясадылар. Пөхтә һәм сабыр гына төрле кар бөртекләрен кисеп алдылар, актив рәвештә фантазия күрсәттеләр һәм үз бизәкләрен уйлап таптылар.