Кичә автор башкаручы, баянчы, җырчы Илһам Шәймөхәмәтовның 60 яшьлек юбилей кичәсе, иҗат кичәсе булды. Илһам Ильяс улының хезмәт һәм иҗат юлы буенча бай мәгълүмат бирелде. Көндәшле урта мәктәбенең уңышлы тәмамлагач Илһам Стәрлетамакка, мәдәният – агарту техникумына юл тота. Мәдәният өлкәсендә эшли.
2005 нче елдан 2019 нчы елга кадәр аның хезмәте Уфа шәһәрендә тимер юл бәйле була. Илһамга җыр, музыка, иҗат өчендә киң мөмкинлекләр ача. Ул “ Нефтяник” мәдәният сарае каршында каршында оештырылган “Мәйдан” эстрада фольклор төркемендә актив катнаша. Биредә Илһамның тәүге җырлары туа. Иң беренче язган җырлары Зәлифә Кашапова сүзләренә “ Карагай” җыры ( шул исемдэге санаторийга багышланган), Мәгъдән Фазылов сүзләренә авылның 400 еллыгына язылган “Көндәшле” җырлары. Бугенге көндә аның 50 дән артык җыры бар. Аның җырларың Фәрвәз Урманшин ( “Бәхетле мәхәббәт), Зилә Шәехова (Бала йокыны ача ) Зилә Мусина (Бәхетле мөхәббәт) кебек билгеле җырчылар башкара. Ул Фәүзия Гайзаман, Фәрит Зарипов, Венера Шәрәфисламова кебек шагыйрьләр белән хезмәттәшлек итә . Гөлнур Куватова сүзләренә иҗат ителгән җырлары бар. Кичәдә авыл үзешчәннәре Фәнизә Гайфуллина,Әлфинә Зиннурова, Гөлшат Әхмәтова, Рәйфә Карамова, Рәзифә Хәмәтханова, Наилә Фәләхиевалар тамашачыларга моңлы эчтәлекле җырлар бүләк иттеә. Рушан Галиуллин, Ильяс Фәләхиевлар үзләрен оста гармунчылар итеп күрсәттеләр. Роберт Шәйдуллин тавыш операторы булды. Башка авылардан килгән Эльвира һәм Винария, биюче Айгөл (Тутагач), Зөлфия Сафитдиновалар ( Бигелде) башкарган җырлар, биюләр залдагылар күңеленә хуш килде. Авыл старостасы Рәлиф Хәмәтнуров үзешчәннәргә һәм кунакларга тәэсирле чыгышлары өчен рәхмәт белдерде. Нәфис Хәмәтнуров үзенең юбилярга багышлап язган шигырен укыды. Мәгъдән Фазыловның котлау шигырье укылды. Илһам Шәймөхәмәтов бу чараны оештыручыларга, катнашучыларга, тамашачыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.