Корамалап тегү-гаҗәеп матур,йорт һәм хатын-кыз иҗаты төре.Осталык дәресендә катнашучыларны корамалап тегү техникасы белән оста Илимбаева Зинаида Миңлебай кызы таныштырды.Ул корамалар белән эшләүнең барлык нечкәлекләре турында сөйләде һәм үз кулларың белән матурлыкны ничек ясарга икәнен күрсәтте.Катнашучыларга останың эшләренә соклану бик кызыклы һәм күңелле булды.Аның япма,юрган,мендәр кебек матур башкарылган шедеврлары күп.Корамалап тегү белән шөгыльләнегез-бу үзегезнең иҗади сәләтләрегезне күрсәтү һәм кулдан ясалган шедеврларның уникаль коллекциясенә ия булу өчен реаль мөмкинлек. Моны Югары Яңактай авыл клубында чара ачык күрсәтте.