Барлык яңалыклар
Мәдәният
29 ноябрь , 06:00

Ана бөеклеген данлыйбыз

Көмьязы авыл модель китапханәсе һәм  мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Ана бөеклеген данлыйбыз"әдәби – музыкаль композициясе үткәрде.

Ана бөеклеген данлыбы
Ана бөеклеген данлыбы

Әниләр көне—иң дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе, чөнки безнең һәрберебез балачактан алып соңгы көннәренә кадәр күңелендә бердәнбер һәм кабатланмас образны – барысын да аңлаячак, гафу итәчәк, һәрвакыт кызганачак һәм бернәрсәгә дә карамастан, чын күңелдән яратачак әни образын йөртә. Алып баручы бәйрәмнең барлыкка килү тарихын сөйләде. Чара дәвамында  җырлар, биюләр, шигырьләр, җылы сүзләр шундый бәхетле язмыш кичергән,әни булу бәхетенә ия барлык хатын – кызлар өчен булды. Әниләр өчен яраткан җырлар яңгырады, шигырьләр укыдылар, сәхнәләштерделәр һәм иң матур биюләр биеделәр. Әниләр дә катнаштылар һәм үз балаларына ярдәм иттеләр. Кичә ахырында алып баручылар балаларына мәхәббәт, игелек,  наз бүләк иткән барлык аналарга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

 

Ана бөеклеген данлыбы
Ана бөеклеген данлыбы
Автор:
Читайте нас: