«Әниләр өчен йөрәк җылысы" Сәйтәк һәм Иске Тимке урта мәктәпләрендә «Пушкин картасы»программасы кысаларында оештырылган концерт булды. Балалар Иске Балтач авылындагы район мәдәният сарае иҗат коллективының чыгышларына бик шатландылар. Концерт балаларны сәнгать һәм мәдәни алмашу мохитенә кертеп,хәтердә калырлык вакыйгага әверелде. Артистлар укучылар алдында үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Һәр чыгышу уңай хис-кичерешләр һәм алкышлар белән озатылды. Чара яшьләр арасында мәдәнияткә һәм сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә мондый инициативаларның мөһимлеген раслады. Укучылар, чыгышлардан илһамланып, залдан елмаеп һәм яңадан килүләрен көтеп, тәэссоратлар белән уртаклашып калдылар.Концертта катнашучыларга яхшы үтәлгән вазифалары яңа планнар корырга этәргеч бирде.