Башлангыч сыйныф укучылары үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр: шигырьләр сөйләделәр, җырлар һәм биюләр башкардылар, ә әниләр үз чиратында кызыклы һәм мавыктыргыч конкурсларда катнаштылар. Бу көнне әниләр үзләренә карата бик күп ягымлы сүзләр ишеттеләр. Бәйрәм күңелле һәм игелекле булды, ә иң мөһиме барысына да бик күп күңелле тәэсирләр бүләк итте.