Көтелеп алынган Әниләр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәм табыны янында әниләр, әбиләр, Асавка авылы кешеләре очрашты. Чара башында барысын да бәйрәм белән котладылар. Һәр әни үз балалары белән горурлана һәм һәркайсына алар турында сөйләрлек нәрсәләр бар. Очрашуның иң кызыклы мизгеле кунакларыбызның үз балалары тормышындагы күңелле һәм көлке мизгелләр турындагы истәлекләре булды. Чарада шулай ук МХОда уллары катнашкан әниләр, авыл егетләре дә бар иде, алар белән бүген горурланабыз. Шигырьләр яңгырады: Гөлсирә Рамазановна шигырь укыды, Гөлфизә Садрыева үзе язганны укыды. Кунакларның яраткан җырлары яңгырады, шулай ук бәйрәм дәвамында Инсаф Муллануров җырлар бүләк итте. Чара күңелле конкурслар, табышмаклар, мәкальләр һәм эстафеталар белән тәмамланды. Кунаклар канәгать калдылар.
Кадерле кешеләргә җылы сүзләр җиткерү өчен мондый бәйрәм матур бер форсат бирә.
!