Барлык яңалыклар
10
Мәдәният
19 октябрь 2024, 05:00

Дөньяда әтидән дә яхшырагы юк

Сәйтәк авыл китапханәсе «Дөньяда әтидән дә яхшырагы юк " дигән  укулар үтте.

Дөньяда әтидән дә яхшырагы юк
Дөньяда әтидән дә яхшырагы юк

Әтиләр көне-әтине искә алу, котлау һәм гаиләдә абруен күтәрү, тәрбия өчен җаваплылыгын күтәрү өчен бер сәбәп ул. Әтиләр көне уңаеннан Сәйтәк  авыл китапханәсе Сәйтәк урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән «Дөньяда әтидән дә яхшырагы юк! " дигән укулар үткәрде. Балалар кычкырып шигырьләр һәм кыска хикәяләр укыдылар, анда төп геройлар – әтиләр. Балалар «Минем әти иң яхшысы» әңгәмәсендә катнаштылар, анда әтиләренең мавыгулары, бергә вакыт үткәрүләре турында сөйләделәр. Чөнки әти бала тәрбияләүдә һәрвакыт зур роль уйный. Китапханәче чара барышында бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Ахырда әтигә охшаган портрет шаблонын сайларга тәкъдим ителде. Аннары балалар әтиләренең портретларын ясадылар һәм әтиләренә бүләк итәргә булдылар.

 

Автор:
Читайте нас: